erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабан туе ачылышы: милли йортлар, кыр батырлары һәм җигүле атлар

Арчада 2023 елның Сабантуй бәйрәме башланып китте

Бәйрәм мәйданының милли йортларындагы фольклор күренешләре һәм  «Милләтебез күрке - Сабантуй» прологы һәр килүчегә рухи ял бүләк итте.  

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм мөхтәрәм кунакларны районыбыз халкы милли йолалар барлап, сый-хөрмәт белән каршы алды. Район башлыгы кырларда намус белән эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтте, барлык райондашларны Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте.

Сабан туе әләмен үткән елгы кыр батыры Данил Рәхимов һәм көрәш батыры Альберт Ситдыйков күтәрделәр.

ТРның Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Республикабыз Рәисе Рөстәм Миннехановның котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп, районыбыз халкын бәйрәм белән котлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Сабан батыры-2023" исеменә лаек булган егетләр - авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә озак еллар нәтиҗәле, тырыш  хезмәт куючы механизаторлар сәхнәгә күтәрелде. “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, “Кырлай” ширкәтеннән Раил Гомәров, “Северный” ширкәтеннән Марсель Фәхриев, 51 ел хезмәт стажы булган “Тукай” хуҗалыгы ветеран механизаторы Фәрит Хәкимҗанов, “Курса МТС”ы ширкәтеннән иң яшь механизатор Илнар Камалов “Абсолют чәчү батыры – 2023” исеменә лаек булып, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук алдынгы сыер савучыларга, механизатор һәм терлекчеләргә район башлыгы бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәйданга бизәлгән җигүле атлар кертелде.

Бәйрәм сәхнәсен Татарстанның халык артисты ИлСаф үзенең җырлары белән бизәде. 

Сабан туе турында тулырак газетабызның алдагы саныннан укый алачаксыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре сабантуй

2
X