erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабанда сайраштык, ындырда да сөенергә язсын

Быелгы май ае исемен аклады – матур, җылы һәм явым-төшемгә бай булды.

“Һаваның уртача температурасы +15,6 градус тәшкил итте, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Чәчүлекләрнең торышына  бүген куанып йөрибез икән, май аеның уңай килүе нәтиҗәсе бу.

Май аенда явым-төшемнәр 47,8 мм булды. Норма – 36 мм. Узган ел 41,1 мм булган. Апрельдә 3,3 мм гына (норма 36 мм) яуган иде. Хәзерге вакытта 10 см калынлыкта  туфракта  8 мм дым бар. 20 см да – 18, 50 см да – 58, 1 метр калынлыкта 148 мм. Узган ел соңгы сан 166 мм булган.

Әлеге дым запасы күп түгел, әмма канәгатьләнерлек, ди белгечләр. Алдагысын бер Алла гына белә. Шуңа күрә бүген үсемлекләрне тәрбияләү көн кадагында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. 1 июньдә чәчүлекләрне кабул итү барышында моңа зур игътибар бирелде.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап узып игеннәрнең торышына бәя бирделәр. Маршрут быел “Курса МТСы“ ширкәтеннән башланды. Әлеге хуҗалык язгы чәчүне 30 апрельгә төгәлләгән иде инде. “Мондый хәлне күргән юк, без бу вакытта чәчүне башлый гына идек“ , – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. 
Без тукталган урында юл бүлеп торган арыш басулары. Бер  яктагысы урман кебек, борынгылар әйтмешли, ат дугасы күмелерлек. “Әлеге басудагы арыш пар җиренә чәчелгән, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Ә менә бу яктагысы  борчактан соң чәчелгән, ул күпкә кайтыш“. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без пар җиренә чәчелгән арышның уңышын билгеләдек, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Бер гектарда 80 центнер биологик уңыш бар! Ә борчактан соң чәчелгән басуны язын өстәп чәчәргә туры килде.

Бөтен хикмәт – дымда.  Белгәнебезчә, көз коры килде, арышны чәчәргәме, чәчмәскәме дигән сорау туган иде. Безнең бабайлар пар җирләренең әһәмиятен яхшы белгәннәр, дөнья үзе өйрәткән аларны. Ял иткән җир дымны саклый, эшкәртеп торгач анда чүп үләннәр дә юкка чыга, гербицидлар сибеп туфракны агулыйсы да юк.
“Курса МТСы“ ширкәте – орлыкчылык хуҗалыгы. Ул үзен һәм район хуҗалыкларын гына түгел, республиканың күп хуҗалыкларын югары сортлы орлыклар белән тәэмин итә. Түбән Курсадагы ындыр табагына урнаштырылган линияләр заман таләпләре югарылыгында. Җитәкче яңа уңыш ашлыгын урнаштыру проблемасы килеп чыгу ихтималын да күз алдында тота. “Алан авылында яңа уңыш ашлыгын салу өчен урын әзерлибез“, – диде ул.

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте басуларына карап та куанырлык. Биредә чәчү әйләнешен саклауга зур игътибар бирелә, сидираль культуралар чәчәләр, игеннәрне кыяктан тукландыралар. Дымга кытлык шартларында кыяктан тукландыру күпкә нәтиҗәлерәк, дип киңәш итә белгечләр.
“Казанка“ ширкәтендә арыш быел да мул уңыш вәгъдә итә. Көз чәчеләсе пар җирләрен җәй дәвамында эшкәртеп торалар.

“Кырлай“ ширкәтендә бер мең гектардан артык бәрәңгене вакытында утыртып, яшелчәләрне чәчеп куйдылар. Күпереп торган буразналарга карап сокландык.
“Ашытбаш“ ширкәтенең люцерна, борчак басулары бик матур хәлдә. “Ватан“ ширкәтенең кукуруз басуларына беренче урынны бирерлек. Әлеге ширкәт басуларын күрүчеләр үзәнле урыннарга тезеп куелган салам төргәкләренә игътибар бирми калмый. Ерганаклар барлыкка килмәсен өчен шундый алым кулланалар, җиргә кадер зур.
Район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев