erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Сабантуй» журналы Арчада кунакта булды

Арчаның 5нче гимназиясе «Сабантуй» кубогы иясе булды

Журналның баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова һәм "Алма" төркеме Арчаның 5нче гимназиясе укучылары белән очрашты.

Килүләренең төп сәбәбе - гимназиягә җиңүче кубогын тапшыр. Арчаның 5 гимназиясе районыбыз мәктәпләре арасында "Сабантуй" журналын иң күп яздыручы булып тора.

 Гимназия директоры Ирек Исмагиловка "Сабантуй" кубогы, Рәхмәт хаты һәм баскетбол туплары тапшырылды. Шулай ук, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Вәлиева һәм 1 сыйныф җитәкчеләре дә бүләкләнде

"Сезнең укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләрегезгә рәхмәтлебез. Кубок белән бергә, туп та бүләк итәбез. Без - сәламәт яшәү яклы". - диде Руфия Мөхетдинова. 

"Алма" яшүсмерләр төркеме солистлары Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова укучыларга ял сәгате бүләк итте: җыр-бию, кызыклы сораулар һәм истәлекле бүләкләр - берүне дә битараф калдырмады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев