erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шәһәрдә туган авыл баласы

Самат Мусин Арчаның алтынчы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый.

Самат Мусин Арчаның алтынчы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. “Тәртипле, тырыш укучы”, – ди сыйныф җитәкчесе Ләйсән Кәбирова.

Самат буш вакыты булуга, ял, каникул көннәрендә Мөндеш авылына ашыга. Анда аны әбисе, бабасы гына түгел, атлары да көтә. “Атлары” дип әйтү юкка гына түгел, чөнки ул аларны “Казанка” хуҗалыгында җәйләрен көтү көткән акчасына сатып алган.

– Беренче атым “Аккош”, икенчесе – “Буян”, өченчесе – “Дустым” кушаматлы. – ди ул. – Үзем эшләп алган акчага инкубатор алдык, акча эшләп кар көрәгеч алырга исәп.

Бабасы Ренат, әтисе Ришат белән ат эзләп Апас, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Биектау якларына барганнар. “Мин үзем дә атлар яратам, – ди Ришат. – Әле менә нәсел айгыры да алдык. Ул да проблема бит, бияләрне алып килүчеләр күп”.

– Апрельдә өч тай туачак, – ди Самат. – Исәп атларны күбәйтү, 50 башка җиткерергә уйлыйбыз.

Самат бик ачык малай. “Беренче елны көтүдә мин укучы идем, икенче елны – укытучы, өченче елны остаз булдым, – дип шаярта ул. Дөрестән дә, хәзер беренче тапкыр көтү көтәргә килгән малайларны (ә алар арта тора) өйрәнергә Самат янына җибәрәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев