erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәйдулла Сәлахов: «Шатланырлык нәрсә юк иде»

Бу хуҗалыкта өйрәнерлек, үрнәк алырлык яңалыклар, технологияләр кулланып эшлиләр

Районда “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте  оешканга киләсе елда 20 ел тула.

Беренче җыелышны яхшы хәтерлим әле. Мөшкел хәлгә төшкән өч хуҗалыкны берләштереп эшли башларга җыена иде ул. Күпме вакытлар хезмәт хаклары да ала алмаган халыкның кәефе шәптән түгел иде. Җитәкче итеп шушы җирлектә туып-үскән Шәйдулла Сәлахов билгеләнүен белгәч кенә  күңелләрендә өмет чаткылары уянды.

– Фермалар, амбарлар тузган, түбәләреннән су үтә, техника искергән, халыкның кәефе юк – шатланырлык нәрсә юк иде, – дип искә алды Шәйдулла Сәлахов 30 июньдә “Ак Барс“ холдинг компаниясе“нә кергән  предприятие, оешмалар җитәкчеләре белән шушы җирлектә узган җыелышта. – Мин барам да, генераль директор Иван Михайловичтан шулар-шулар кирәк, дип сорыйм. Аңа зур рәхмәт,  бер үтенечне дә кире какмады.

Кунаклар ширкәттәге үзгәрешләрне бу көнне үзләре күреп инандылар. “Ак барс“ холдинг компаниясе“ генераль директоры Иван Егоров, район башлыгы Илшат Нуриев белән бергәләп басуларда, ындыр табакларында булдылар. Баш агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев игенчелектә эшне оештыру, кулланыла торган технологияләр белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

– Без 11 төрле чәчү әйләнеше белән эшлибез, – диде баш агроном. – Бөртекле культураларның 13 сортын игәбез. 1356 гектарда пар җирләре калдырдык, шуның 650 гектарында сидераль культуралар игелә. Болар – рапс, кандала үләне, горчица.

Кайсы гына басуга барып чыксак та, игеннәрнең торышы – сокланырлык.  Дөрес, яңгырлар да  булгалады, аннан үзләре дә күккә карап кына йөрмиләр. 520 гектарда сугарулы җирләре бар. “Чәчү әйләнеше буенча нинди культура туры килә, шуны сугарабыз“, – ди Р. Мөхәммәдиев.

Быелгы кебек корылыкта игеннәрне кыяктан тукландыруның да файдасы зур. Әлеге алым киң кулланыла. Ел саен туфракка известь  кертү дәвам итә, быел 555 гектарда башкарылачак. Соңыннан уздырылган җыелышта да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Чөнки ачы туфракка минераль ашлама кертү – акчаны җилгә очыру гына. Андый туфракта ашлама “эшләмәячәк“.

Сүз уңаеннан “Ак барс“ агрокомплексы“ оешканнан соңгы елларда бу җирлектә социаль объектлар төзү, күпме төзекләндерү эшләре алып барылуын да әйтик. Менә мин үзем районга инвесторлар килгәч авылларның йөзе үзгәрер, юллары, күперләре рәткә килер, дип көткән идем. Әмма андый мисаллар күп булып чыкмады. Ә менә “Ак Барс“ холдинг компаниясе“ игелек-ле инвестор булып чыкты. Шәйдулла Имамович үзе башлап йөреп, бөтен халыкны күтәреп Курса-Почмакта менә дигән клуб, Сикертәндә Г.Камал музее, күп авылларда мәчетләр һ.б. төзеп чыктылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Терлекчелектә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмаган булса, хәлләре тагын да яхшырак буласы иде. Инде бу кыенлыкны да җиңеп киләләр, инвестор ярдәме белән таналар кайта башлады, якын киләчәктә терлекчелек тә торгызылачагына шик юк.

Бу көнне кунаклар алдына урып-җыюда катнашачак техниканы кабул итү дә булды. “Механизаторлар сафы яшьләр исәбенә тулылана баруы да сөендерә, – диде Ш.Сәлахов. – Һәр комбайнда эшләүчеләребез бар.

Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны район белән таныштырды, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев