Реклама
Арча яңалыклары
Ялларыгыз куркынычсыз үтсен!
Яңа ел ялларында күпләр балалары белән тау шуарга, ял итәргә йөри. Бәйрәм көннәре күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен куркынычсызлык чаралары турында да онытмаска кирәк.
Арча үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Айрат Закиров кисәтә:
- “ватрушкаларда” бары тик махсус җиһазландырылган карлы трассалардан гына шуарга кирәк;
- таудан алкгольле эчемлекләр кулланган килеш шуарга ярамый;
- алдагы кеше төшеп бетмичә таудан шуарга ярамый;
- тимераякта бары тик махсус җиһазландырылган урыннардан гына шуарга ярый;
- балаларны елгаларда каткан боз өстендә уйнаудан тыярга кирәк. Боз өстенә кергән очракта ярга якынрак булырга тырышыгыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев