Сакланганны гына саклыйлар
Яз башлану бер яктан шатландырса, икенче яктан күп кенә мәшәкатьләр алып килә. 15 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов үткәргән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында да сүз шул турыда барды.
Утырышта терлекләр һәм кошларның йогышлы чирләрен кертмәү һәм таралуга юл куймау мәсьәләсе каралды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин үзенең чыгышында хәлнең җитди булуын искәртте.
Татарстан – терлекчелек республикасы, иң күп продукция бездә җитештерелә, сөт җитештерү буенча без беренче урында. Карантин-мазар кертелсә итеңне дә, сөтеңне дә беркая сата алмаячаксың. “Карак керсә берне урлый, янгын бер нәрсәне дә калдырмый“, – дигән әйтем бу очракка да туры килә.
Моңарчы чирләр килеп чыга калганда зыянның күпмедер өлешен дәүләт каплый иде. Ә быел 1 марттан соң бер тиен дә түләнмәячәк. Йогышлы авыруларны булдырмау чараларын вакытында күрмәгән өчен җавап тотарга туры киләчәк.
Габделхак Мотыйгуллин кайбер чирләргә тулырак тукталды. Африка чумасын нигездә кабан дуңгызлары тарата. Республикага бу чир 2016 елда керде. Башта бер генә районда булса, тора-бара аларның саны артты. Районда йорт дуңгызлары юк, дип тынычланырга ярамый. Урманга барган кеше дә вирусны аяк киеме белән ияртеп кайтырга мөмкин.
Кош гриппын киек кошлар таратырга мөмкин. Авылларда кош-кортны чыгарып йөртәләр, ә бу хәтәрлек тудыра. Аларны башка кошлар керә алмаслык аерым урыннарда асрарга кирәк.
Тилчә авыруы – иң хәтәре. Аның белән кешеләр дә авырый. Бруцеллез да йогышлы, кешеләргә дә йога.
Йогышлы авырулар таралуга юл куймауның иң нәтиҗәле юлы – әлеге авырулар буенча имин булмаган өлкәләрдән терлек, кош-корт алып кайтмау. Аларның исемлеге ветеринария идарәләрендә бар. Имин дип исәпләнгән урыннардан алып кайту да әле гарантия була алмый. Шуңа күрә таләпләрне төгәл үтәргә. Алып кайткан терлекләр турында ветеринария хезмәткәрләре белеп торырга тиеш. Алып кайтканнан соң карантин билгеләнә, анализлар алына.
– Республикада 200 меңләп сарык исәпләнә, – диде Г.Мотыйгуллин. – Бу ихтыяҗны (шул исәптән корбан чалу өчен дә) тулысынча канәгатьләндерә, читтән кайтаруның кирәге юк. – Аннан, мин нинди яхшы мал алып кайттым дип мактану өчен торакларга чит кеше кертергә ярамый. Анда бары тик эшләүчеләр генә керә алырга тиеш.
– Иң әйбәте – мал-туарны, кош-кортны бары тик белгән кешеләрдән генә алырга кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын язгы су басуларны булдырмау өчен барлык чараларны үтәргә кирәклеге турында искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев