Сәламәтлек турында кайгыртабыз
Арчаның Җиңү паркына җыелдылар.
Арчаның Җиңү паркында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган зур чара булды. "10 000 адым йөрергә" акциясе оештырылды. Әлеге чараны Арчаның пенсионерлар берлеге һәм район ветераннар советы оештырды. "Алгарыш" яшьләр үзәге сәламәтлек турында кызыклы викторина үткәрде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бассейнга абонемент һәм сәламәтлек турында буклет бирелде. Район үзәк хастаханәсе кем тели - шуларның кан басымын һәм глюкоза күләмен тикшерде. Әлеге чарада катнашучыларга сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында буклетлар, плакатлар өләштеләр. Арчаның спорт мәктәбенең чаңгычылар тренеры Азамат Идиятуллин Скандинав таяклар белән йөрү буенча осталык дәресе үткәрде. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев