Сәләтләре чиксез йөрәкләр
Сәләтләре чиксез йөрәкләрнең нурлары мәңге сүнмәсен!
Арча мәдәният йортында “Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестиваленең гала-концерты узды.
Инвалидлар ункөнлеген ун ел рәттән әнә шундый мәртәбәле бәйрәм белән йомгаклау матур гадәткә әверелде. Бу концертны башка чаралардан аерып тора торган тагын бер мөһим үзенчәлек бар: сәхнәгә фәкать сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, әмма иҗат дәрте, рухы көчле булган кешеләр күтәрелә.
Фестивальне алар ел да зур түземсезлек белән көтеп ала. Кемдер шигырь сөйли, кемдер моңлы итеп җыр суза, кемдер нәфис хәрәкәт белән бии – һәр чыгыш ихласлык һәм күңел җылылыгы белән сугарылган. Шуңа күрә дә бу юлы да зал көчле алкышларга күмелде. Һәр чыгыш – күңелләрдән, йөрәктән. Һәм аларга сокланмый мөмкин түгел.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, катнашучыларны сәламләп:
– Сез беркайчан да тормыштан читтә калмыйсыз: иҗат итәсез, спорт белән шөгыльләнәсез, уңышлар яулыйсыз. Бу активлыгыгыз ел әйләнәсенә дәвам итсен. Инициативаларыгыз булса, без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – диде. – Сез үзегезнең рухи ныклыгыгыз, авырлыклардан курыкмавыгыз, тулы тормыш белән яшәргә омтылышыгыз белән барыбызга да үрнәк күрсәтәсез.
Сәхнәгә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге балалары, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары, Яңа Чүриле психоневрологик интернатында яшәүчеләр, шулай ук теләк белдергән һәркем менде. Һәркайсы – мактауга лаек, һәркайсы – үз эшенең кечкенә генә булса да йолдызы.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов:
– Чын күңелдән башкарылган чыгышларыгыз сокландырды. Һәр номерда күпме көч, күпме тырышлык! Бу юлда булышкан сәнгать җитәкчеләренә дә аерым рәхмәт, – дип билгеләп үтте.
Ул катнашучыларны Мактау кәгазьләре һәм тәмле күчтәнәчләр белән шатландырды.
Концерт ахырында сәхнәгә тагын бер геройлар төркеме – Яңа Чүриле интернатының пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче спортчылары күтәрелде. Алар Санкт-Петербургта узган махсус олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында катнашып кайткан һәм югары җиңүләр яулаган.
Интернат директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова:
– Егетләребездә алтын һәм көмеш кенә, бронза медаль юк! – дип, горурлык белән сөйләде.
Әйе, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, алар тормыш каршында сынатмый. Иҗат итәләр, спортта көч сынашалар, яңа һөнәрләр үзләштерәләр, хәтта эш башлaп җибәрүчеләр дә бар.
“Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова җиткергән яңалык та сокланырлык. Ул үзәктә тәрбияләнүчеләр белән “Өч татар” остаханәсендә булып кайткан. Агачтан сувенирлар ясауны оештырган Рамил Шәрәфетдинов – тернәкләндерү үзәгенең элеккеге тәрбияләнүчесе. Үзенең дуслары Айрат Низамов һәм Рөстәм Мостафин белән алар 2023 елда агач эшкәртү станогы сатып алып, төрле сувенирлар җитештерә башлаганнар. Үз эшләрен ачып, һөнәрдә дә, спортта да – бочче уенында – югары нәтиҗәләргә ирешеп, башкалар өчен дә үрнәк булып торалар.
Очрашу барышында алар сувенир ясауның нечкәлекләрен күрсәтеп, фанера кисәгеннән телефон өчен таяныч ясап та биргән.
Бу бәйрәм – күңел җылысы, иҗат дәрте, ихтыяр көче бәйрәме. Арча сәхнәсен ямьләп, көчле алкышларга лаек булып чыгыш ясаган барлык катнашучылар киләчәктә дә тормыштан ямь һәм мәгънә табып яшәсен иде. Сәләтләре чиксез йөрәкләрнең нурлары мәңге сүнмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев