erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым түләүнең файдасы да бар

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

– Мөнир Әмирович, кайберәүләр салым инспекциясен салым түләт-терү, салым җыючы оешма дип кенә беләләр. Ә аның халыкка файдалы ягы да бар. Шул турыда сөйләсәгез иде.
– Татарстан Республикасы буенча Россиянең федераль салым хезмәте идарәсе шуны искә төшерә, салым түләүчеләр барлык төр салым чигерүләреннән файдалана ала. 
– Ул салым чигерүләренә нәрсәләр керә?
– Моның өчен физик затларга медицина хезмәтенә, балаларның яки зурларның түләүле белем алуларына, спортка, квартир сатып алуга, йорт төзүгә киткән чыгымнары күрсәтелгән “3-НДФЛ” декларациясен салым инспекциясенә тапшырырга кирәк. Бу бары тик рәсми рәвештә теркәлеп эшләгән кешеләргә кагыла. Чөнки эшләгән кешенең кеременә карап салым  (НДФЛ) исәпләнә, ул аның хезмәт хакыннан ай саен тотылып барыла. Менә шул “3-НДФЛ” декларациясендә күрсәтелгән чыгымнарга карап, салым чигерүләре (13 процент) исәпләнә. Бу декларацияне ел үткәч тапшырасың. Аны агымдагы ел дәвамында тапшырырга була.
– Әгәр дә декларациядә хата китсә яки нинди дә булса чыгымны язарга онытсаң? Мәсәлән, теш дәвалауга киткән акчаларны?
– Тутырылган декларацияне яңадан төзәтергә ярамый. Бу очракта  икенче декларация тутырырга кирәк булачак. 
– Ә ул беренче тутырылган декларация юкка чыгарылачакмы?
– Юк. Беренче тутырылган декларация юкка чыгарылмаячак. Һәр төгәллек кертелгән декларациягә тәртип номеры язылачак.  Ә башта тутырылган беренче декларация бары тик бер генә була ала һәм бу титул биткә “0” саны куела. Әгәр дә бу беренче тутырылган декларациядә хаталар табылса, декларация тутыручы яңасын язып, аңа “1”нче санын куярга тиеш. Әгәр дә бу декларациядә дә төгәлсезлекләр китсә, тагын декларация туты-расың. Анысына “2”ле санын куясың.
– Димәк, салым декларациясендә төгәлсезлекләр киткән саен, яңаны тутырасың һәм тәртип санын куясың.
– Әйе. Декларацияне (3-НДФЛ) “Физик затларның шәхси кабинеты” аша җибәрергә була. “Декларация тарихы” бүлегендә “Декларациягә төгәллек кертү” графасында кирәкле мәгълүматны тутырасың. Төзәтмәләр кертелгән декларацияне биргәндә үзгәрешләр яки төзәтмәләр кертелгәнне раслаучы документлар куелырга тиеш. 
– Мондый декларацияне Арчада кайда тапшырып була?
– Шәхси кабинет аша электрон юл белән тапшырмыйсың икән инде, Арчада күп функцияле үзәккә киләсең.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев