Санаулы көннәр калды: тиздән мобилизацияләнүчеләрне өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр
Яңа елга мобилизацияләнгән россиялеләрне өйләренә кайтарырга мөмкиннәр.
Бу хакта URA.RU хәбәр итә.
Мондый чара барлык хәрби хезмәткәрләргә дә кагылмый, ә хәзерге вакытта хәрби өйрәнүләр узучыларга гына кагыла. Ягъни хәрби операция барган урыннарда хезмәт итүчеләр өйләренә җибәрелмәячәк.
Бу мәсьәлә Үзәк хәрби округ һәм Россия Оборона министрлыгы Генераль штабы белән килештереләчәк. Кайтару-кайтармау мобилизацияләнүченең хәрби белгечлегенә дә бәйле булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/100353/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев