Санитария кагыйдәләре бозылу сәбәпле, Казанда балалар бассейны эше туктатылган
Тикшерү материаллары судка җибәрелгән.
Санитария кагыйдәләре күп тапкырлар бозылу сәбәпле, Казанда «Лягушонок» балалар бассейны эше туктатылган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, хилафлыкларны прокуратура белән килештерелгән планнан тыш тикшерү вакытында тапканнар. Алар арасында микроклиматны контрольдә тотмау, паразитлар бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен су пробасын алмау һәм башка хилафлыклар бар.
Тикшерү материаллары судка җибәрелде, ул бассейн эшчәнлеген 90 көнгә туктату турында карар кабул итте, дип хәбәр итә "Татар информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев