Аллам сакласын.
Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Бүген Сарай Чокырча авылында булган янгында кеше һәлак булды. Район янгын частеның өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмовтан янгын фаҗигасы турында сораштык. "Әлеге янган йортта өч кеше яшәгән, -- дип сөйләде Наил Бәйрәмов. -- Әтисе, әнисе, улы. Әниләре Казанда эшкә киткән булган. Янгын чыкканда малай йоклаган булган. Әтисе уята. Кухня ягыннан янгын чыккан. Улы сөйләве буенча, ул тәрәзәдән чыгып киткән. Ә әтисе 1962 елгы Вәлиев Рәшит документлар җыям дип калган. Менә шул калган килеш чыкмаган... Йорт яраксыз".
Нет комментариев