erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сарымсак кыягы нигә саргая?

Аны булдырмас өчен кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була.

Сарымсак кыякларының саргаю сәбәпләре төрле: көндез - җылы, төннәрен салкын булса, туфракта туклыклы матдәләр җитешмәсә, тирән утыртылган яки башка сәбәпләр булырга мөмкин.

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен тәҗрибәле бакчачылар сарымсак түтәленә көл сибәргә киңәш итә. Агач көлендә калий, магний һәм кальций бар. Ә болар сарымсак, суган өчен бик мөһим. Көлне бары тик рәтләр арасына салып чыгарга кирәк. Агач көле сарымсакны төрле авырулардан да саклый.

Шунысын искә алыгыз: түтәлгә көл сипкәндә азотлы ашлама кертергә ярамый. Тукландыру арасы 10 көн чамасы булырга тиеш.

Сарымсакка тирес әчетеп сибәргә дә була. 6 чиләк суга 1 чиләк тирес салырга кирәк. Тирес булмаса, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы мочевина кушып сибәргә мөмкин. Азотлы ашлама керткәннән соң, түтәлгә су сибегез.
Фото: sadsovet.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sarimsak-kiyagi-nig-sargaya-272882/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X