Шашка ярышлары булып тора
Кемнәр оста?
Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә 1 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.
Район чемпионнары: Адилә Хәбибуллина (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Фидан Габделнуров (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Айзилә Гыйниятова (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Алмаз Габделбәров (Арчаның 2 нче мәктәбе), Аделина Вәлиуллина (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Рамил Әхмәдуллин (Кәче мәктәбе), Азалия Нуруллина (Кәче мәктәбе), Раяз Гөбәев (Кәче мәктәбе).
2 нче урыннарны алдылар: Эмилия Закирова (Арчаның 4 нче мәктәбе), Ильяз Фәләхиев (Арчаның 1 нче мәктәбе), Зәлинә Нуриева (Арчаның 3 нче мәктәбе) , Илдан Җәләев (Арчаның 3 нче мәктәбе), Дилбәр Ризванова (Арчаның 1 нче мәктәбе) , Адель Вәлиуллин (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Рамилә Мәзитова (Арчаның 6 нчы мәктәбе), Ислам Ситдиков (Яңа Кишет мәктәбе).
3 нче призлы урынны алучылар: Диләрә Ибрагимова (Яңа Кырлай мәктәбе), Артур Нигмәтуллин (Яңа Кырлай мәктәбе), Илгизә Шигабиева (Кәче мәктәбе), Искәндәр Мөхәммәтов (Арчаның 7 нче мәктәбе), Лилиана Степанова (Арчаның 2 нче мәктәбе), Ислам Йосыпов (Яңа Кишет мәктәбе).
Зәлинә Гыйлаҗева (Арча педагогия көллияте), Искәндәр Насыйбуллин (Арчаның 2 нче мәктәбе).
Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.
Чемпион мәктәпләр: Арчаның 3 нче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) , Кәче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Арчаның 6 нчы мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин).
2 нче урыннарны алдылар: Арчаның 4 нче мәктәбе (тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин һәм Йолдыз Йосыповалар) , Яңа Кишет мәктәбе (тренеры Рәдис Сәйфетдинов), Арчаның 2 нче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин).
3 нче урынны алучылар: Арча педагогия көллияте (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Илфат Шакиров) дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы , ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев