Сатып алучы үзе гаепле
Ташламалы әйберне карап алырга кирәк. Аны бит көчләп бирмиләр.
– Кибетләрдә товарларга ташлама ясау модада хәзер, – дип шалтыратты бер ханым. – Кибеткә керсәк, үзебез дә кайсы товарга ташлама бар – шуны гына карап йөрибез. Бу юлы киштәдәге ялтыравыклы кәгазьле кофега күз төште. Бәясе 400 сумнан артык. Әһә, мин әйтәм, кыйммәтле кофе, бәясен дә 150 сумга төшергәннәр дип, сөенә-сөенә сатып алдым. Соңыннан гына башка сукты: куллану вакытын карамаганмын. Өйгә кайткач кына игътибар иттем. Исем китте. Вакыты чыгарга 15 көн калган. 250 грамм кофены ел буе эчәм мин. Инде нишләргә? Кибеткә барсам, срогы чыкмаган әле аның диячәкләр. Товарларга ташлама салганда аның бер тәртибе бармы икән? Кофе, чәйне бит берьюлы эчеп бетереп булмый. Срогы чыгарга күпме көн кала аларны сатудан алалар икән? 8 март бүләге булды бу миңа.
Без бу язманы район газетасы сайтына “Алдандым” дигән баш астында бирдек. Сайтны укучылар арасында язмага үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Күтәрелгән мәсьәләгә битараф калмаулары өчен рәхмәт. Менә ул фикерләр: “Кофе тиз генә бозыла торган ризык түгел, кулланырга ярый, срогы чыкса да. Иң мөһиме бурсымасын, банкага юеш калак тыкмаска кирәк. Кипкән чикләвек бит инде ул, бераз кыздырып кына җибәрәләр”. “Кофены бер елга сузып эчәрлек булгач, нигә әйбәтне, яхшысын сатып алмадың соң? Бу үз-үзеңнән жәлләү, саранлык дип атала...”, “Ташламалы әйберне карап алырга кирәк. Аны бит көчләп бирмиләр. Әле кайсы товарны срогы чыгарга 3-5 көн калгач сатуга куялар”...
Без бу теманы өйрәндек. Иң башта кофе сатып алынган кибеткә кереп чыктык. Анда безне тынычландырдылар. “Әле кофеның срогы чыкмаган. Чыккан очракта да кофе куркыныч түгел. Сыйфаты үзгәрми, бернишләми ул. Рәхәтләнеп эчә аласыз”, – диделәр безгә.
Аннан соң белгечләр белән сөйләштек. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арчадагы төбәк бүлегендә эшләүче административ-хокук мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Рәисә Хөснетдинова, әлеге оешманың эчке базарны үстерү буенча бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, Арча, Биектау районнарында “Гигиена һәм эпидемиология үзеге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина, район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән аңлаштык.
Закон бозылмаган. Чөнки товарның файдалану вакыты чыкмаган. Кофе, чәйләр өчен аерым күрсәтмә юк. Ә бит Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 472 маддәсе 2нче пунктында болай дип язылган: сатучы куллану срогы куелган товарны сатып алучыга шундый исәп белән сатарга бурычлы – срогы чыкканчы кулланырлык итеп. Димәк, бу очракта сатып алучы хаклы булып чыга түгелме соң? Аның хокук-лары бозылган, лабаса! Ул 15 көн эчендә 250 грамм кофены эчеп бетерә алмый! Шушы ук сорауны без район прокуроры ярдәмчесе Радик Хәбибуллинга да бирдек.
– Ә бәлки сатып алучы кофены берәр мәҗлескә ала? Кофены бер кичтә эчеп бетерергә мөмкиннәр! Бәлки гаиләгә кофе бер атнага гына җитә? Сатучының товарын срогы чыкканчы сатудан алмаска хокукы бар. Монда закон сатучы яклы. Ә менә кофе срогы чыккач сатылса, монысы икенче мәсьәлә, закон бозылган була. Сатып алучыга кибеттә товарның файдалану вакытын карап алырга кирәк. Бу очракта да сатып алучы, кофеның файдалану вакытына игътибар иткән булса, сатып кына алмый иде.
– Әгәр дә чек сугылган икән, сатып алучы җитди сәбәпләр (срогы чыгу, сыйфатсыз һ.б.) булмаганда азык-төлек товарын закон буенча кибеткә кире кайтара алмый, – дип аңлатты алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина. – Әгәр дә сатып алучыга товар сыйфатсыз кебек тоелса, әмма бернинди дә дәлилләү билгеләре булмаса, ул вакытта экспертиза үткәрергә кирәк. Экспертиза товарны сыйфатсыз дип тапса, сатып алучы товар бәясен кире кайтаруны таләп итә ала. Әмма бу тикшерүләрне сатып алгач, товарның срогы чыкканчы үткәрергә кирәк.
Менә шулай, хөрмәтле газета укучылар, азык-төлек кибетләрендә игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев