Сау бул, мәктәп: бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады
Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда имтиханнар, ә башка укучыларны җәйге яллар көтә.
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу олы тормышка аяк басу, яңа өметләр, ачышлар чыңа, яңа томыш этабына аяк басу мәле.
Арчаның алтынчы мәктәбендә узган бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты.
“Барыгызны да бүгенге шундый матур, якты бәйрәм – соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, – диде ул, укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне сәламләп. – Бүгенге бәйрәмне барыбыз да, бигрәк тә унберенче сыйныф укучылары, дулкынланып көтеп ала. Алда аларны зур сынаулар көтә. Мин аларның барысына алда көткән бердәм дәүләт имтиханнарында зур уңышлар телим. Имтиханнарны матур итеп тапшырып, үзләре теләгән һөнәрләрне сайлап, илебезгә, җәмгыятебезгә кирәкле, файдалы белемле кешеләр булуларын телим. Калган балаларга ныклы белем алырга, тырышып укырга, тәртипле, тәрбияле балалар булып үсәргә насыйп булсын”.
Быел Арча районында 151 укучы унберенче, 570 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Тугызынчы сыйныф укучыларын алда төп дәүләт, унберенчеләрне – бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Алар инде башланды. Беренче төп дәүләт имтиханы 21 майда, беренче бердәм дәүләт имтиханы – 23 майда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев