erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сау бул, мәктәп: район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Соңгы кыңгырау – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа юллар, яңа мөмкинлекләр.

Соңгы кыңгырау бәйрәме Арчаның алтынчы мәктәбендә дә бик матур үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров катнашты.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: “Барыгызны да шундый матур, якты бәйрәм – соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бүгенге бәйрәмне барыбыз да, бигрәк тә унберенче сыйныф укучылары, дулкынланып көтеп ала. Алда сезне зур сынау-лар көтә. Мин барыгызга да бердәм дәүләт имтиханнарында зур уңышлар телим. Имтиханнарны уңышлы итеп тапшырып, үзегез теләгән һөнәрләрне сайлап, илебезгә, җәмгыятебезгә кирәкле, файдалы белемле кешеләр булыгыз. Калган укучыларга ныклы белем алырга, тырышып укырга, тәртипле, тәрбияле балалар булып үсәргә насыйп булсын”, – диде.

Арчаның алтынчы мәктәбен быел бер унберенче, дүрт тугызынчы сыйныф тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен шулай ук мәктәп директоры Филсинә Закирова җиткерде. Унберенче сыйныф укучылары үзләренең шигырьләре, җырлары аша укытучыларга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт сүзләре белән чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Аларның әти-әниләре балаларга төпле белем биргән барлык укытучыларга, сыйныф җитәкчеләре Диләрә Гаптелбәровага олы рәхмәтләрен җиткерде. Ә инде, аларның ул һәм кызлары парлашып, үсмер чакның соңгы вальсын әйләнгәндә әти-әниләр генә түгел, укытучылар да күз яшьләрен тыя алмагандыр. Ә чыгышларның саф татар телендә баруы күңелләрне генә сөендереп калмады, мәктәпнең “Казан арты” милли мәгариф үзәге исемен лаеклы йөртүен тагын бер кат раслады.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләреннән соң туган мәктәпләренә матур истәлек калдырды – символик йөрәкне күңел түрендәге иң матур теләкләре белән бизәде. Ә инде ак күгәрченнәр очырганда укучыларның күзләрен шатлык та, сагыш та бизәде. Күк йөзен тутырып, һавага тынычлык символы булган ак күгәрченнәр очты... Күңелле мәктәп еллары артта калды. Җирнең һәр почмагында да тынычлык, иминлек тантана итсен иде. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларын алда яңа мөмкинлекләр, яңа уңышлар, яңа җиңүләр көтеп торсын! Ак юл сезгә, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Арча районында быел барысы 151 укучы унберенче, 570 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Тугызынчы сыйныф укучыларын төп дәүләт, унберенчеләрне – бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Алар инде башланды. Беренче төп дәүләт имтиханы 21 майда, беренче бердәм дәүләт имтиханы – 23 майда узды. Чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев