“Шәхси хуҗалыкларны саклап калу – төп бурыч”: Ленар Абдуллин белән әңгәмә
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр. Район башкарма комитеты карары аларга ярдәмне арттыруны күздә тота
Әңгәмәдәшебез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.
– Ленар Илсурович, әлеге карар ни өчен кирәк булды?
– Әйе, урынлы сорау бу. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча күп кенә федераль һәм республика программалары гамәлдә. Әмма шуңа да карамастан, районда шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр кимү күзәтелә, аерым төр продукция җитештерү күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел. Район җитәкчелеге менә шуларны исәпкә алып шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча үз программасын эшләде.
– Безнең районда күпме шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә? Аларда күпме терлек бар?
– 2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча районда авыл җирлекләрендә 12202 хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Аларда 13093 мөгезле эре терлек бар, шуларның 5637се – сыерлар.
– Иң күп терлек кайсы авыл җирлекләрендә?
– Ташкичү (1384 мөгезле эре терлек, шуларның 626сы – сыерлар), Апаз (1181, 640) Яңа Кенәр (1181, 428), Сеҗе (1013, 435) авыл җирлекләрендә. Ташкичү, Иске Ашыт, Хәсәншәех, Ашытбаш, Наласа авылларында икешәр көтү чыга. Шул ук вакытта бер көтү дә чыкмаган авыллар да арта бара.
– Район программасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча нинди чаралар каралган?
–Шәхси ярдәмче хуҗалык-ларга (печән, ашлык, салам) әзерләүдә булышу районның авыл хуҗалыгы оешмаларына йөкләнә. Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре үз хезмәткәрләрен хезмәт хакы хисабына тулысынча терлек азыгы белән тәэмин итәргә бурычлы. “Ватан” агрофирмасында шәхси хуҗалык терлекләренә сөт бирүне арттыра торган матдәләр белән баетылган монокорм өләшү оештырылды. Бу тәҗрибәне куллану азык әзерләү үзәкләре булган башка хуҗалыкларга да тәкъдим ителәчәк.
Районда пай җирләренең бер гектарына түләү күләмен арттыру максат итеп куела. Сөт җыючылар халыктан җыйган сөтнең 1 литрына сөт эшкәртү заводларына тапшырган бәядән 2 сумнан да артык киметеп түләргә тиеш түгел. Авыл җирлекләре башлыклары халыкны яшь терлекләр белән тәэмин итүдә, итне сугым цехлары һәм кооперативлар аша сатуда ярдәм итәргә бурычлы.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыерларны (таналарны) ясалма орлыкландырган өчен түләүдә ташламалар карала.
– Соңгысына тулырак тукталыйк әле.
– Сыерларны (таналарны) ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр Арча район ветеринария берләшмәсе аша алынган гаризалар нигезендә башкарыла. Гаризалар сыер яки тана теләккә килгән чорда язмача яки телефон буенча бирелә.
Гаризаны кабул иткән хезмәткәр аны журналга теркәгәннән соң урынга барып ясалма орлыкландыру оештырыла. Әгәр сыер яки тананың буаз түгеллеге ачыкланса, кабат ясалма орлыкландыру үткәрелә. Сыер яки тананың буазлыгы хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе булып исәпләнә.
Район башкарма комитеты халыкка ясалма орлыкландыру тәртибе, аны кем башкарачагы (адресы, элемтә номеры, эш режимы) турындагы мәгълүматларны Арча муниципаль районының рәсми сайты һәм “Арча хәбәрләре“ (“Арский вестник“) газеталары аша җиткерәчәк.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән район программасы сыерларның баш санын 2025 ел дәрәҗәсенә карата ел саен 3 процентка арттыра баруны максат итеп куя. Программаның үтәлеше һәр ярты ел саен район башкарма комитетында авыл җирлекләре башлыклары катнашында тикшереләчәк. Квартал саен район башлыгына хисап биреп барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев