erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөенче: 450 мең ал да, ипотекаңны яп!

Дәүләт күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 2019 елның февраль аеда Россия Президенты Владимир Путин өченче һәм аннан соңгы туган балаларга, гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 450 мең сум түләргә вәгъдә итте ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

Әлеге акчаны ипотека ябарга тотарга мөмкин. Аны халыкта “әти капиталы” дип тә атап йөртәләр әле. Моны ана капиталы белән бутарга ярамый. Анысы 600 мең сумнан артык һәм ипотека түләүләрен ябар өчен әлеге субсидияләрнең икесен бергә дә файдаланырга мөмкин.

Моңа кадәр “ата капиталы”н  социаль ипотеканы ябу өчен тоту мөмкинлеге каралмаган иде. Әмма Татарстанның Дәүләт торак фонды һәм Дәүләт Советы депутлары Россия Дәүләт Думасы белән тыгыз эшләү нәтиҗәсендә, канунга үзгәрешләр кертүгә иреште.

Шул рәвешле, өченче яисә аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан алып, 2022 елның 31 декабренә кадәр туган балаларга дәүләт торак шартларын яхшыртуга бирә торган акчаны куллану мөмкинлеге арттырылды. Дәүләт ярдәмен социаль ипотеканы капларга тотар өчен баланың 2019 елга кадәр туган булуы гына җитми, әлбәттә. Моның өчен 2019 елга кадәр Дәүләт торак фонды белән займ килешүе дә төзелгән булу мөһим. Бу торак фонды 2019 елдан соң займ бирү хокукына ия булмау белән бәйле.

Әлеге ярдәмне алу өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
1.    Тутырылган гариза;
2.    Шәхси мәгълүматларны тикшерергә рөхсәт бирә торган гариза;
3.    Балаларның туу турында таныклыклары (14 яше тулган балаларның паспортлары)
4.    Заем алучының паспорты;
5.     Балаларның нотариуста расланган туу турында таныклыклары күчерелмәсе;
6.    Социаль ипотеканың займ килешүе, фатир алу протоколы һәм пай түләү хакында килешү.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Социальная реклама

Шул документларны туплаганнан соң, Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр барлык документларны тикшергәннән соң, ДОМ.РФка юллый һәм ипотека иясенә гаризаны хуплау яисә кире кагу турында соңыннан мәгълүмат җибәрелә.

Татарстанда Дәүләт торак фондының дүрт офисы: Казанда, Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Камада мондый төр документларны кабул итә. Бу офисларда ДОМ. РФ белән  мәгълүмати алмаш оештырылган. Гаризаларны да шул офисларда тутырырга ярдәм итәчәкләр.

Дәүләт торак фонды җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов сүзләренчә, тест рәвешендә инде беренче гаризалар тутырып җибәрелгән.

“Классик” социаль ипотека алучыларның да әлеге 450 мең сумнан файдалану мөмкинлеге бар. Алар субсидияне рефинанслау юлы белән алырга хокуклы. Дәүләт торак фонды моның өчен эре банклар белән килешү төзегән һәм бу мөмкинлектән Татарстанда 105 гаилә инде файдаланган, тагын 135 гаилә документларын тапшырган. Әлеге төр килешү нигезендә ипотека алучылар рефенанслау өчен банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды аша социаль ипотека алган 980ләп гаилә исәпләнә.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/senche-450-me-al-da-ipotekany-yap

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре