Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер
Казанка ширкәте быел да игеннәрне урып-җыюны беренче булып тәмамлады.
Казанка ширкәте быел да игеннәрне урып-җыюны беренче булып тәмамлады.
Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырып, эшләрнең торышы белән таныштырды. Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.
Быел да комбайнчылар үзләрендә эшләрне төгәлләгәч, башка хуҗалыкларга ярдәмгә киттеләр. Фаил Хәлиуллин 25, Марсель Камалов 24 мең центнердан артык ашлык суктырдылар инде.
Ә комбайнчылар ярышында “Ак барс” агрокомплексы”ширкәтеннән Радик Фәйзрахманов алда. Ул 30 мең центнердан артык суктырды. “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, Ильяр Сибгатуллин, “Кырлай”дан Ринат Нәфыйков, Рафис Җәләлиев, Радик Галимуллин, Самат Шакиров, Нияз Гыйльфанов 24әр мең центнердан артык суктырдылар (комбайнчыларның эш нәтиҗәләре белән тулырак газетабызның сайтында таныша аласыз).
1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, игеннәрне урып-җыюны “Курса МТСы”, “Заря” ширкәтләре дә төгәлләде. “Северный”, “Ашыт”, “Ташкичү” ширкәтләре дә төгәлләү алдында.
Күргәнебезчә, быел төньяк зонада урнашкан хуҗалыклар алданрак та тәмамлыйлар әле. Август аеның коры, эссе килүе барысын да тигезләде. Монда оешканлык, комбайннарның әзерлеге зур роль уйный, билгеле.
Район буенча барлык мәйданнарның 79,3 проценты җыйнап алынды. “Кишет”, “Төрнәле”, “Пошалым”, “Кырлай”, “Аю” ширкәтләрендә җыйнап аласы мәйданнар шактый.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш 38,6 центнер. “Курса МТСы” ширкәтендә 42,8, “Казанка”да 40 центнер чыкты. “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Северный”,”Кызыл Яр” ширкәтләрендә 45-41 центнер чыга.
Һава шартлары игеннәрне урып-җыю өчен уңай килсә дә, көзге чәчү мәсьәләсе кискен булып кала. Әйбәт сроклар узып бара, якын көннәрдә яңгырлар явып үтсә, шәп буласы. Яңа Кырлай, Шушмабаш, Ашытбаш, Апаз якларында бераз яугалап та алды инде.
“Северный”, “Казанка”, “Кызыл Яр” ширкәтләре планлаштырган мәйданнарда чәчеп куйдылар. “Ак Барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Яңарыш” ширкәтләрендә дә чәчү төгәлләнү алдында. Район буенча 65 процент мәйданнар чәчелде.
Сентябрь – муллык ае, борынгылар сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дип юкка гына әйтмәгән. Әйләнә-тирәгезгә карагыз әле – ул алма уңышы! Миләш тә күп быел – димәк, киләсе елга арыш уңарга тиеш. Чәчә алсаң, билгеле. Җиләк-җимеш, яшелчәләр дә уңды. Икенче икмәк – бәрәңге турында төрлечә сөйлиләр. Августта бер яхшы яңгыр җитмәде, дип уфтана күпләр. Су сибә алганнарныкы турында сүз бармый. Шулай да, булганына шөкер итеп, матур көннәрдә алып урнаштырырга кирәк инде.
“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге 1150 гектарда игелде, шуның 55 гектардан артыграгы алынды. Бер гектардан уңыш – 255 центнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев