erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сезне сайлауларда көтәбез!

Татарстан Республикасы Рәисен, Арча муниципаль районы җирлекләренә депутатлар сайлауларга да санаулы гына көннәр калды

 Әңгәмәдәш – Арча муниципаль районының территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров.
– Булат Илдарович, безнең районда күпме сайлау участогы бар? Сайлаучылар күпме?
– Теркәлгән сайлаучылар – 38749, шуларның 515е беренче тапкыр сайлаучы яшьләр. Арча районында 62 сайлау участогы бар, шуның 14е Арча шәһәрендә, 48е – авылларда. 
– Алар нинди биналарда урнашкан?
– 62 сайлау участогының 26сы мәгариф учреждениеләрендә, 33е мәдәният һәм спорт йортларында, 3се авыл җирлекләренең административ биналарында сайлаучыларны кабул итәчәк.
– Белүемчә, беренче катта урнашкан инде алар.
– Әйе, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен барлык сайлау участоклары да бинаның беренче катында урнашкан. 
– Сораулар туса, сайлау участогы турындагы мәгълүматларны кайдан белеп була? Мәсәлән, сайлау участогы урнашкан бинаның исеме, адресы?
– Сайлау участогы турындагы мәгълүматларны муниципаль район сайтыннан һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 8 август саныннан, өйгә килгән сайлауга чакыру кәгазьләреннән укырга була.
– Тормыш алга бара, яңа йортлар, яңа урамнар, яңа торак пунктлар барлыкка килә. Бу үзгәрешләр сайлауларга кыенлык китермиме?
– Быел 2015 елда оешкан сайлау округларының эшчәнлек сроклары чыкты. Дөрестән дә, соңгы ун ел эчендә районда яңа йортлар, урамнар, торак пунктлар барлыкка килде. Тормыш яхшыра бара. Шушы матур үзгәрешләр нәтиҗәсендә, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен җирле үзидарә органнары яңа сайлау участоклары булдырды. Шуңа күрә таратылган сайлау участоклары язылган исемлекләрне игътибар белән карарга кирәк. Районда кайбер сайлаучыларның сайлау участоклары үзгәрде. Әлбәттә, сайлаучылар өчен уңайлы булсын дип тырыштык. Әмма сайлау участокларында сайлаучылар бертигезрәк санда булсын өчен азрак үзгәрешләр булды, кайбер сайлаучылар якындагы икенче сайлау участогына барачак. 
– Татарстан Республикасы Рәисен сайлау буенча кандидатларны тагын бер кат искә төшереп үтик әле. 
– Татарстан Республикасы Рәисен сайлау буенча дүрт кандидат теркәлде: “Пенсионерларның социаль дөреслек өчен Россия партиясе”ннән Виталий Смирнов, “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, ЛДПРдан Руслан Йосыпов.
163 мандатка муниципаль берәмлекләр Советларына депутатлар сайлау буенча 9 партиядән һәм иҗтимагый берләшмәләрдән 195 кандидат теркәлде.
– Сайлау көнендә сайлау участокларында ике бюллетень бирелгәнен беләбез. Алар турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Сайлау участогында һәр сайлаучыга ике бюллетень бирелә. Берсе – Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар буенча, икенчесе – Арча муниципаль районы җирлекләренә депутатлар сайлау буенча.
– Сайлау тәртибе ничек булачак?
– 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда өч ысул белән тавыш биреләчәк. Беренчесе – яшәү урыны буенча сайлау участогында тавыш бирү. Икенчесе – кайда буласың – шунда тавыш бирәсең (мобиль сайлаучы) – бу турыда алдан  МФЦда яки интернет челтәрендә дәүләт хезмәтләрендә һәм шулай ук теләсә кайсы сайлау участогында  гариза бирергә кирәк. Әмма бу ысул Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда гына каралган. Өченче ысул – өйдә тавыш бирү. Моның өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Кеше авыртырга, аяклары йөрмәскә, бик өлкән яшьтә булырга мөмкин. Моның өчен 14 сентябрь сайлау көнендә 14 сәгатькә кадәр үзеңнең сайлау участогыңа гариза язып яки телефон, туганнарың яки танышларың аша хәбәр итәргә кирәк. 
– Электрон тавыш бирү каралганмы?
– Юк, 14 сентябрьдә Татарстан Республикасында электрон тавыш бирү каралмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев