erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сезне уйлап йөрәк сызлана...

Наласа авылында Әфганстанда хезмәт иткән, вафат булганына 5 ел булган Фәрит Галиуллин яшәгән йорт стенасына истәлек тактасы куелды.

"Бу сугышлар күпме корбан сорый, Йөрәк әрни уйлап шул хакта..." Йөрәк әрнеткеч көй астында Әфганстанда хезмәт иткән сугышчылар истәлек тактасын каплап торган пәрдәне тартып төшерделәр. Моңлы җыр дәвам итте. "Зиратларда кабер ташларыннан, Карап тора япь-яшь егетләр..." Күзләрне яшь пәрдәсе каплады... Җырны тыңлап, уйланып, шактый тынып тордык. Янәшәмдә берәү: "Эх бу сугышлар, эх, Фәрит, яшәргә дә яшәргә иде бит әле сиңа!", - дип әйтеп куйды... Фәрит Әфганстанда 1984-86 елларда хезмәт иткән. Сугышлар иң каты барган вакытларда. Армиядән кайта. Әмма инде ул элекке беркатлы 18 яшьлек егет булмый. Үлемнең, сугышның, иптәшләрне югалтуның, контузиянең  ни икәнен белгән, күңел дөньясы инде  бөтенләй үзгәргән икенче кеше булып кайта.  Өйләнми, салгаларга да ярата. Әфганстан сындырган язмышлар... Йөрәк күтәрә алмый... Китеп бара... Сүзебез дога булып барып ирешсен. Әфганстан турында сөйләргә яратмый. 1966 елгы. Исән булса, 57 яшь тулган булыр иде. "И, җаным, мәктәптә бер класста укыдык, юаш, тәртипле, акыллы, чибәр иде, кызларның чәченнән дә тарткан малай түгел иде, - дип сөйләде классташ кызлары. - Армиядән үзгәреп кайтты...". "Ә нишләп өйләнмәде икән, бу турыда сораганыгыз булдымы?". "Ничек сорыйсың инде аны, өйләнмәгән егетләр күп инде ул...". Шунда арадан берәү гомумән Әфганстанда хезмәт иткәннәр арасында өйләнмәүчеләр бар - кем эчеп әрәм булган, кем тракторы белән ауган.., дип әйтеп куйды. "Ю-ук, безнең Наласа авылында Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең Фәриттән башкалары өйләнгән...", - диде наласалар. Фәрит Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче училищены тәмамлый. Армиядән кайткач, тракторда эшли, аннан колхозның төрле эшендә. Төп йортта абыйсы Рәдиф гаиләсе белән яшәгән. Эх, Әфганстан сугышы булмаса! Фәрит тә, бәлки, бүген исән-сау, өйләнеп, гаиләсе белән матур итеп яшәгән булыр иде... Укыган вакытта чаңгыда әйбәт шуа иде, бергә биеп тә йөрдек әле, дип искә алдылар. Фәритнең бүген бер ротада хезмәт иткән хезмәттәшләре дә килгән. Алар: Балтач районыннан Бербаш авылыннан Фаил Шәфигуллин, Чаллыдан Фәрит Борханов, Югары Атыдан, хәзер Чаллыда яши, Фәрит Мөхәммәтгалиев. 37 ел күрешкән юк инде дип кочаклашып күрештеләр. Фәритне искә алдылар. Районның "Сугышчан туганлык" җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Илнур Яруллин, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, мәрхүм Фәритнең абыйсы Рәдифнең гаиләсе  һ.б. бу истәлекле чараны оештырдылар. Авыл халкы, ир-егетләр дә күп килгән иде. Әфганстанда хезмәт иткән Илнур Яруллин бер хатирә турында сөйләми кала алмады. "Шулай бервакыт Арча больницасында Фәрит белән бер палатада ятабыз,- дип сөйләде ул.- Безнең белән ике егет ята. Берсенең кулы, икенчесенең аягы сынган. Гади кеше балалары түгел. Бозлавыкта машина алып чыгып китеп, һәлакәткә очраганнар. Палатада да шау-гөр килеп ята болар. Фәрит болар кыланмышына түзмичә бүлмәдән коридорга чыгып китте. Шуннан мин караватымнан торып, берсенең колагыннан борып тотып алып, син Кандагарның нәрсә икәнен беләсеңме, белмәсәгез, телефоннан карагыз, бик куркыныч җир ул, менә бу абыең шунда хезмәт иткән, дидем. Шуннан егетләр тынып калдылар. Башка тавышланмадылар. Дөрестән дә, Әфганстанда Кандагар участогында бик хәтәр иде. Фәрит менә шунда хезмәт иткән егет ул. "Сугышчан батырлыклары өчен" медален алган егет, аны тикмәгә генә бирмиләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X