Сезнең кебекләр аз
Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә матур табигатьле Чөмә-Елга авылында туган. Сугыш чоры баласы
Әтисе белән әнисе өйләнешеп, нибары ел ярым гына бергә яшәп калганнар. Әтисе сугышка киткәндә нибары алты айлык бала булып калган. Әтисе сугыштан кайтмый...
“Балачагымдагы нәүмизләнеп ялгыз үсүем күңелемә тирән уелып калды”, – дип әйтә Роза апа. Алар, сугыш чоры балалары, беренче сыйныфтан колхоз эшендә булалар. 7 сыйныфны тәмамлагач, комсомол райкомы биргән Мактау кәгазе әле дә саклана.
Роза апа Арча педагогия училищесын 1961 елны тәмамлый. Училище юллама белән Кама Тамагы районы Салтык мәктәбенә укытырга җибәрә. Анда башлангычларны укыта. Эшен бик ярата. Кама Тамагы егете Ринат белән танышып өйләнешәләр. Бу якта 4 ел яшәгәч, ялгыз әнисе янына Арчага күчеп кайталар. Икесе дә эшкә мәдәният бүлегенә урнашалар. Роза апа автоклуб мөдире, ә Ринат шофер.
Тормыш үзенең зур сынавын бирә. 1978 елда Ринат абый юл һәлакәтендә һәлак була. Роза апа бу олы кайгыны бик авыр кичерә... Нибары унике ел яшәп калалалр. Өч кызы белән ялгыз кала.
Роза апа Арчада 30 елдан артык мәдәният бүлегендә эшли. Кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген ул мин кызларым белән бәхетле дип, шөкер итә. Һәм ул иҗаты, шигырьләре белән дә бәхетле. Йөрәктәгене шигырь юлларына салып әйтеп бирә белү – ул үзе бер күңелгә шифа бирә торган халәт. Әйдәгез, Роза апа язган шигырьләрне укып, без дә хисләнеп, дулкынланып, уйланып һәм күңел рәхәтлеге алыйк.
Роза апа, без сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз, балалар, оныклар бәхете белән яшәргә язсын! Шигырьләрегез белән безне, укучыларыгызны, куандырып торыгыз! Шигырь язучылар күп, әмма сезнең кебекләр аз.
КАЛӘМЕМ ТАШЛАМЫЙМ ӘЛЕ
Мин шагыйрь була алмадым,
Күп шигырь укысам да,
Хисләремне каләм белән
Кәгазьгә тукысам да.
Тик шулай да иртә-кичен
Шигырь - җыр туып торды.
Каләмем дә сер бирмәде,
Үз эшен көтеп торды.
Күңелгә авыр чакларда,
Мине каләм коткарды.
Шатлыгым да, сагышым да,
Кәгазьгә төшеп барды.
Ә мин яздым, туктамадым,
Сүзләр сүзгә бәйләнде.
Күңелдәге бар моңнарым
Шигырь-җырга әйләнде.
Өмет өзелер көннәрдә
Юатты мине шулар.
Гомерне озайта, ахры,
Йөрәктә туган җырлар.
85 кыш каршыладым…
Күп тә кебек, әз дә күк.
Каләмем ташламыйм әле,
Әйтер сүзләрем бик күп.
ИРТӘРӘК КАРТАЙДЫМ
( шаярып- көлеп кенә)
Вакытсыз картайдым әле,
Миңа бары сиксән биш!
Кан басымым күтәрелә,
Кайчак бетә йөрер көч.
Кайчак колаклар да шаулый,
Кайчак башым әйләнә.
Ни хикмәттер, шушы яшьтә
Миңа картлык бәйләнә…
Аяк-кулның хәлен алды,
Йөрим мин әвеш-тәвеш.
Юк, юк инде... мин түгел ул,
Ул ниндидер чит рәвеш.
Түзалмадым, таяк тоттым,
Кулның бераз хәле бар.
Әйдә, дидем, авырсынма,
Мине бераз йөртеп кал...
Картайдым шул көтмәгәндә,
Күзләрдән яшьләр тама.
Күрәләр әле үзләре,
Рәхмәтлемен Ходайга..
Күңел дә очынмый хәзер,
Ул да инде аргандыр.
Дөньяларны гизеп йөреп,
Канатлары талгандыр.
Мин унсигездә әле, дип,
Мактанмый хәзер йөрәк.
Миңа ярдәм итә алмый,
Үзенә ярдәм кирәк.
Өметләр бар, килә тагын
Бераз гына түзәсе,
Балалар балаларының
Балаларын күрәсе...
Нигә ашыккан бу гомер,
Нигә кызулап килгән?
Һай, иртәрәк картайдым шул,
Нәрсәдән икән, нидән?
Сиздермичә генә гомер,
Ни ара үтеп киткән!!! ..
Юкка-барга борчылмыйча,
Ял итәр вакыт җиткән..
КЫЗЫКМАДЫМ
Теләгәнчә генә бармый тормыш,
Авыр була кайчак юллары.
Ач- ялангач булды бала чагым,
Ялгыз үтте яшьлек елларым.
Гомерем буе ялгызым тарттым,
Тормыш дигән авыр арбаны.
Малга кызыгып, байлык җыймадым,
Вакытым да аңа калмады.
Юк минем шуңа байлыгым, малым,
Юк алтыннарым, юк көмешләрем,
Кызыкмадым да алтын- көмешкә,
Аларсыз гына тыныч яшәдем.
Байлык- мал диеп, дөнья кумадым,
( Хәер, аларны каян табасың )
Байлык бит ул явыз шайтан төсле,
Азындыра адәм баласын.
Язларымны, җәйләремне барлап,
Менеп барам гомерем үренә.
Тыйнак кына, җыйнак кына итеп,
Яшәп ятам әле бүген дә.
РӘХМӘТЛЕМЕН ТУГАН ҖИРГӘ
Рәхмәтлемен сиңа, туган җирем,
Туган ягым, гүзәл газиз җир.
Яраттым мин сине, шуңа күрә
Монда яшәп, монда түктем тир
Рәхмәтлемен, туган җирем сиңа,
Язар өчен илһам биргәнгә.
Хисләремнән шигырь, җырлар үрдем,
Күңелемә илһам иңгәндә.
Рәхмәтлемен, туган җирем мине
Беркайчан да үги итмәде.
Чишмәсеннән эчкән сулары да
Шифа бирде исләр китмәле.
Рәхмәтлемен, алтын диңгез кебек
Күкрәп иген үскән кырларга.
Күңелемнән бәхет, шатлык ташый,
Тук башаклар шаулап торганда.
Рәхмәтлемен көмеш таң чыгына,
Яланаяк йөрдем чирәмдә.
Әче әремең дә шифа булды,
Савыктырды кайчак чирдән дә.
Рәхмәтлемен күрә алган өчен,
Ай- йолдызны, кояш нурларын.
Үз телемдә яза алган өчен
Җырларымны, күңелем моңнарын.
Рәхмәтлемен зәңгәр күк йөзенә,
Ай, йолдызлар булды сердәшем.
Дус, туганнар аңламаган чакта,
Ай, йолдызлар белән серләштем.
Рәхмәтлемен, урманнарың мине
Нигъмәтләре белән сыйлады.
Болын-тугайларда җырчы кошлар,
Минем күңел өчен сайрады…
Рәхмәтлемен, туган җирем, сиңа,
Калдырмадың мине батырып.
Көч һәм дәрман бирдең син яшәргә,
Гомер таңнарымны аттырып.
Роза Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев