Шушмабаштан – Мәскәүгә!
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова әледән-әле шаккатырып тора.
Көзге ярминкәләрдә мәктәпнең 1 гектар җирдә үстергән кәбестә, кишер, чөгендерләрен күреп исебез китсә, бүген директор Мәскәүдә “Могҗизалар кыры” тапшыруында катнашуы белән сокландырды.
Киттек Шушмабашка! “Тапшыру 6 ноябрьдә генә күрсәтелә. Алдан матбугатта чыкса, кызыгы калырмы икән?!” – дип икеләнеп каршы алды ул безне. Әмма хикмәт “Могҗизалар кыры”нда мыни?! Хикмәт Рәзилә ханымның үзендә!
Әлбәттә, сүзне без Мәскәүгә сәяхәттән башладык.
– Пәнҗешәмбе көнне, 22 октябрьдә, ирем Әнис белән, күчтәнәчләр күтәреп, юлга кузгалдык. “Могҗизалар кыры”нда катнашырга! Бу минем күптәнге хыялым иде. Без “Могҗизалар кыры”на чәк-чәк, районның 90 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән сәгать, Арча төбәгенә хас булган милли бүләкләр (түбәтәй, сувенирлар) белән бардык. Кичен поездга утырсак, иртән инде без Мәскәүдә идек. Татарстаннан үзем генә идем. Тапшыру хезмәткәрләре минем белән даими элемтәдә тордылар. Останкино телевидение үзәгенә метрода бардык. Искиткеч зур бина. Әмма без “Могҗизалар кыры” студиясен бик җайлы эзләп таптык. Тапшыруга төшү кагыйдәләрен җентекләп аңлаттылар. Нинди кием кияргә, үзеңне ничек тотарга, нәрсә сөйләргә һәм сөйләмәскә, рекламалар ярамый, йөздә елмаю булсын, иң мөһиме – без анда яхшы кәеф белән уйнарга тиеш! Тапшыруга төшәсе көнне студиягә иртән бардык. Көндезге сәгать 12гә кадәр йөзебезне, чәчебезне ясадылар, тапшыруда ничек басып торырга кирәгенә кадәр өйрәттеләр. Каушаячаксыз, әмма үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, соңыннан терсәкне тешләп булмый, аягыгызда нык басып торыгыз, фикерләрегезне туплагыз, йөзегездән елмаю китмәсен, дип алдан кисәтеп куйдылар. Студия умарта күчен хәтерләтә. Бар да үз эшендә. Режиссер, оператор һ.б. Уенны алып баручы Леонид Якубович белән дә алдан очраштык. Усал, бик таләпчән, әмма яхшы күңелле кеше. Тапшыру алдыннан тәмле итеп чәй эчерттеләр. Соңыннан ашау-эчүләр булмады.
– Ә алып килгән күчтәнәчләрегез? Чәк-чәк, каклаган казлар...
– Балалар йортларына бирәләр, дип ишеттем. Ә сувенирлар “Могҗизалар кыры” музеена куела, диделәр.
– Тапшыруны 6 ноябрьдә телевизордан карарбыз. Тәэсирләрегез?
– Хыялым тормышка ашты. Әмма соңыннан “Эх!” дигән үкенечле тойгылар булмый калмый.
– Ә без сезне хыялларны тормышка ашыручы буларак беләбез.
– Үзем Носыдан. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң Носы мәктәбендә укыта башладым. 2009 елдан – Шушмабаш мәктәбе директоры. Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасына керә алсак иде, дип тырыштык, кердек. Лесхоз, Ашытбаш мәктәпләре миллионер, нишләп әле безнең мәктәп миллионер булмаска тиеш дидек, 2017 елда дәүләт телләре укыту тәҗрибәсе проекты буенча миллионер булдык. Коллектив белән сәяхәт итәргә яратабыз. Күргәннәрне дәресләрдә кулланабыз. Петербург, Чабаксар, Болгар, Алабуга, Йошкар-Ола, Чистай, Тәтеш – барысында да булдык. Хыяллар күп. Кубаны күрәсе килә. Бик-бик теләсәң – хыял тормышка аша!
– Тәвәккәл таш яра дигәндәй, сез Бөтенроссия төбәк бәйгесендә “Иң яхшы мәктәп директоры” исеме алган һәм 42 яшьтә икенче улыгызны алып кайткан әни дә бит әле!
– Улыма хәзер 5 яшь. Олысына 25 яшь.
– Балалар – киләчәгебез. Авыллар яши икән, мәктәпләр дә яшәячәк. Алдан күреп эш итүчән җитәкче бу турыда да кайгыртмый калмый...
– 2009 елда мин 249 балалы мәктәпкә килдем. Ә хәзер 150 бала укый. Без бу турыда да кайгыртабыз. “Чын фермер” проекты, агрокласслар, “Шушматур” агротуризм проекты... – менә альбомнарда барысы да тупланган. Бүген уку йортларында авылга эшкә кайтасы 7 студентыбыз укый.
– Яраткан шөгылегез?
– Сөйләргә яратам.
Исәнме, яңа көн!
Тормыш бигрәк катлаулы, дип
Зарланырга вакыт тар:
Тәвәккәлләп, җиң сызганып,
Зур эшләр башлыйсым бар. (Сания Әхмәтҗанова шигыре).
– Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев