erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шикле терлек алмагыз: бруцеллез авыруы хакында

14 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов районга бруцеллез авыруы үтеп керүгә һәм таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Анда авыл җирлекләре башлыклары, терлек алып кайту һәм ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр чакырылган иде.

Соңгы вакытта республикада терлекләрдә кайчандыр булган, инде онытылган куркыныч чирләр баш калкыта башлады. Узган ел Яңа Чишмә районында бер фермер хуҗалыгында бруцеллез чыгып, 700 баштан артык терлекне юк иттеләр. Күрше Әтнә районының “Тукай“ хуҗалыгында шул ук сәбәп белән 5,5 мең баш терлекне юк итәргә туры килде.

Әле яңа гына Кайбыч районының Иске Чәчкап авылында шәхси хуҗалыклардагы малларда һәм фермер хуҗалыгындагы бозауларда бруцеллез авыруы таптылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, фермер хуҗалыгындагы 51 баш терлекне һәм авыру табылган биш шәхси хуҗалыктагы малларны сугым цехында чалып, итен эшкәртеп, колбаса ясаячаклар.
Әлеге авылда бер атна эчендә өч хуҗалыкта сыерлар бозау сала, шуннан соң халыкта шик туа. Белгечләр үлгән бозаулардан анализ алалар, сәбәбе бруцеллез авыруы булып чыга. Авылдагы барлык терлекләрдән кан  алгач тагын ике хуҗалыкта булуы билгеле була.
Хәтәр авыруның авылга ничек үтеп керүен әлегә белә алмыйлар, төрле фаразлар гына бар.

Киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәлфин чыгыш ясады.

“Бруцеллез – куркыныч йогышлы авыруларның берсе, – диде ул. – Аны бруцелла бактерияләре китереп чыгара. Ул терәк-хәрәкәт, нерв, җенси һәм башка системаларны зарарлый. Бруцеллалар тышкы мохиткә чыдам. Суда алар 2 айдан артык, сөттә 40 көн, иттә 3 ай саклана. Югары температура, шулай ук дезинфектантлар бруцелланы тиз үтерәләр. Чирне авыру маллар (кәҗә, сарык, сыер, дуңгыз, этләр) тарата. Кешедән кешегә йокмый. Инкубация чоры – 2-8 атна“.

Авыруга нинди билгеләр хас соң? Сыерлар, сарыклар буазлыкның икенче яртысында күпләп бозау, бәрән сала. Сыерларның сөте кими, начар ашыйлар.
Кешеләр чирне нинди очракларда йоктырырга мөмкин? Тикшерелмәгән сөт, эремчек, начар кыздырылган яки пешеп җитмәгән ит ашаганда. Авыру хайваннар белән эш иткәндә, тикшерелмәгән терлек суйганда, продуктларын эшкәрткәндә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бруцеллез чире чыккан хуҗалык территориясенә карантин куела: хайван сату, алып кайту, азык әзерләү, аларны сату тыела. Хуҗалыктан сөтне кайнатып кына чыгарырга ярый. Территориягә техника белән кергәндә, чыкканда дезинфекция ясалырга, эшчеләр санитар зона аша гына, киемнәрен алмаштырып керергә тиеш. Чит кешеләргә керү тыела.

Киңәшмәгә терлек алып кайтып сату итүче эшмәкәрләрне чакыру да юкка гына түгел. Терлек алып кайту өчен беренче чиратта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Малларны алып кайтканчы карантин үткәрер өчен махсус урын булдырырга. Терлек кайткан көннән 30 көнгә  карантин куела. Бу чорда тикшерү үткәрелә, прививкалар ясала. Карантин вакытында маллар бер кая күчерелергә тиеш түгел.
Корбан бәйрәм якынлаша, сарыклар алып кайтканда да шушы кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри.

– Авыл халкы язга таба бозау-лар ала башлый, монда да бик игътибарлы булырга кирәк, – ди Айрат Хәлфин. – Урамда машинадан сатып йөрүчеләрдән хайван алган очракта сатучыдан ветеринария белешмәләрен сорагыз. Алар булмаганда алмаска, ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итәргә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев