“Син үлсәң, бөтен авыл белән күмәр идек”
Бу язмам Газиз һәм Ризван абыйларның рухына дога булып барып ирешсен.
Нигъмәтҗанов Газиз Нигъмәтҗан улы 1920 елда Кызыл Юл (хәзерге Арча районы) Кече Әтнә авылында туа. Халык телендә аны Кече Әтнә дип белмиләр, Өстеял дип йөртәләр. Бу авылда юлаучылар өчен ат белән туктап, йоклап чыгу өчен “Постоялный двор” була. Авыл исеме “Өстеял” шуннан алына. Революциядән соң авыл исеме Кече Әтнә итеп үзгәртелә. Газиз абыйны “аю табан” дип солдатка алмыйлар. Аларның авылы район үзәге булган Яңа Кенәрдән 18 километр ераклыкта урман эченә урнашкан. Авыл кырыеннан саф сулы, челтерәп Шора елгасы ага. Табигате искиткеч матур. Авыл кечкенә, 25 хуҗалыклы гына булса да, фермалары, клубы, мәктәбе, кибете бар иде. Авылдан ерак түгел “артель”, пилорама булган. Хәрбиләр урман кисеп ташыган. “Өстеялның гөрләп торган чаклары бар иде”, – дип искә ала иде Газиз абый.
Кече Әтнә авылы фермасында маллар күп. Басудагы эшләрне башкару өчен атлар гына да егермедән артык. Ветеринария белгеченнән башка булмый. Колхоз Газиз абыйны Балтачтагы ветфельдшерлар әзерли торган мәктәптә укыта. Ул 1939 елда Кече Әтнә авылындагы кибетне кабул итеп ала. Кибет белән бергә колхозда ферма мөдире дә, ветврач та, сөт-май җыючы да булып эшли. Колхоз өчен бик кирәкле кеше буларак, Газиз абыйны сугышка алмый торалар. Әмма фронт солдатларны көннән-көн күбрәк таләп итә. Газиз абыйга да чират җитә. Аны 1942 елның 22 июнендә Мари Илендәге данлыклы Суслонгер хәрби лагерена китерәләр. Газиз абыйның сөйләүләре буенча, бернинди шартлары булмаган бик кырыс лагерь була ул. Анда үлүчеләр дә күп була. Монда эләккән кешеләр тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде дип тели. 3 айдан соң Газиз абыйны Воронеж юнәлешендәге фронтка китерәләр. Шул вакыт тезеп куйган солдатларга: “Ветеринар булып эшләгән кешеләр бармы?” – дип мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, Газиз абый: “Бар”, – дип, бер адым алга чыгып баса. Шушы полктагы 80 баш атны тәрбияләү, дәвалау, яраларын төзәтү эше тапшырыла аңа. Немец самолетларыннан качып печән богылы астында ятарга да күп тапкырлар туры килә аңа. Монда өч айдан артык эшләргә насыйп булмый. Яралы фельдшерга эшен тапшырып, кулына корал тотып немец солдатларына каршы сугыша башлый.
1942 елның октябрь аенда, сугыш серләренә төшенеп тә җитмәгән килеш, каты бәрелешләрдә катнаша. Немецлар һөҗүмне көчәйткәннән-көчәйтә бара. Вакыт-вакыт тын алырлык та булмый. 1942 елның октябрь ае аның хәтерендә уелып кала. Ул яткан окопта снаряд шартлый. Бергә яткан солдатларның берсенең аягы, берсенең кулы өзелә, үлүчеләр дә була. Газиз абыйның да аягы өзелмәсә дә, бик каты яралана. Исән калдым дип шатланырга иртәрәк була. Алар чолганышта калып әсирлеккә эләгә, Германиянең үзенә алып китәләр. 2 ел да 7 айга сузылган әсирлек чорында ниләр генә күрми ул. Көнлек нормалары – бер аш чүмече кәбестә суы, пычкы чүбе кушып пешерелгән бер кисәк ипи. Өстәвенә – җәзалаулар.
Сугыш беткәч, Германиядән Көнбатыш Украинага көч-хәл белән җәяүләп кайта алар.
Алай җиңел генә котылмый әле әсирлектә булган солдатлар. Днепропетровск шахталарында эшләтеп, шахта тузаны да сулаталар аларга. Эшкә яраксыз булып, III группа инвалид документы алгач, 1945 елның октябрь аенда гына кайтып төшә Газиз абый үзенең Кече Әтнәсенә – Өстеялга. Урман эчендәге саф һавалы туган авылында яши башлап, үзенең сәламәтлеген дә торгыза ул. Сугышка киткәнче башлаган эшләренә ныклап тотына. Үз хуҗалыгында бал кортлары тотарга да вакыт таба.
Әсирлектә булган солдатларны бик озак онытмыйлар. КГБның район вәкилләре сорау алып, гел борчып тора аларны. Аллаһыга шөкер, хурлыклы еллар артта кала. Газиз абый сугышта булганнарга тиешле барлык хокуклардан да файдалана. “Хезмәт ветераны” янында “Ватан сугышы ордены”, юбилей уңаеннан бирелгән медальләре дә урын алды аның. Аллаһ аңа 5 бала атасы булырга да насыйп итте.
Мин 1970 елда Казан кооператив техникумының бухгалтерлар әзерли торган бүлеген тәмамлап, Яңа Кенәр сельпосы бухгалтериясенә эшкә кайттым. Бу вакытта инде Газиз абый Кече Әтнә кибетендә озак еллар эшләгән, сельпоның алдынгы кибетчесе иде. Аңа сельпо идарәсе ат, арба, чана биргән. Товарны үзе ат белән ташып сата. Урман эчендә вездеход – “Урал” машиналары гына йөри ала. Мин кибеттә инвентаризациядә еш катнаша идем. Товар бик күп, хисап 3–4 көнгә сузыла. Йокларга да кала идем. Мин – сугыш чоры баласы. Сугышны кинолардан карап, китаплардан укып кына беләм. Ә менә тере шаһитлар, сугышта катнашкан кешеләрне тыңлавы бөтенләй икенче. Кичләрен аның сөйләгәнен игътибар белән тыңлыйм. Күңелләр тула, тыңларга да авыр, сораулар да бирәм. Ул сөйләргә, мин тыңларга яраттым. Сугышта Газиз абый күргәннәрнең сөйләгәненнән бер өлешен кыскача гына яздым әле.
Рухи газаплар, җәза әрнешүләре, йөрәккә савылган каннар никадәр авыр булмасын, совет сугышчылары хәлсезләнеп егылып калмаганнар. Алар Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә тарихта булмаган батырлыклар күрсәткән.
1970нче елларда бу авылда 14 хуҗалык кына бар иде. Кибеткә планнар елдан-ел арттырып бирелә: ваклап сату, пай җыю, бәрәңге-йомырка, ит җыю планнары. Газиз абый йөз хуҗалыклы авыл кибетләреннән күп сата товарны. Ул барлык планнарны да арттырып үтәп барды. Аты белән дә йөреп сата иде. Аның сатып алучылары Мари Иле кешеләре иде. Якын-тирәдәге күрше мари авыллары кешеләре дә бу кибетне үз итте. Алар машина кузовына унлап кеше төялеп, товар алырга килерләр иде. Ул вакытта аларның үз кибетләрендә ашау-эчү товарлары кыйммәтрәк булды. Прейскурантта бәя буенча икенче пояска керәләр. Газиз абый кибетне бикләп, йокларга яткан вакыты булса, мари кешеләрен бервакытта да кире бормады.
Газиз абый сөйләгән тагын бер хәлне язасым килә. Шулай, һәрвакыттагыча, “Урал” машинасы кузовына төялеп, кичке якта кибеткә дип марилар килә. Кибетне ачтырып товар ала башлыйлар. Шунда берсе Газиз абыйга: “Ой, Казиз, Казиз, син үлсәң бутен авыл белан кумарга килабыз”, – ди. Газиз абый аларга тавышын күтәреп: “Ах, сез әле минем үлүемне телисезмени! Мин сезгә любой вакыт кибетне ачып сатам. Яхшылыкны белмәгән нинди марилар сез”, – дип ачулана.
Икенче мари сүзгә кушыла: “Казиз, син безны дурес анламадын. Без сины хурмат итеп, яратып кына айтабыз. Похоронга куп кеше килса айбат. Яхшы кешега күп килалар, Син безне прости. Казиз, суйлаша белмадык”, – ди.
Газиз абый аларны тынычландыра: “Мин аңладым сезне, мари дуслар, шаярттым гына”, – дип. Ул 40 ел буена Кече Әтнә авылы кибетендә кибетче булып эшләде. 1982 елда, 62 яшендә лаеклы ялга чыкты. Бу вакытта Кече Әтнәдә 7 хуҗалык кына калган иде инде. Кибетне Минзифа апа Хәбибуллина кабул итеп алды. Тик авыл бетте. Минзифа апа Мари Иле Бәрәңге авылында яшәп, балалары кулында бакыйлыкка күчте. Ире данлыклы урманчы Саяр абый авылның соңгы күчеп китүчеләре булдылар. Аларга туган авылларын ташлап китү бик авыр булды, елап киттеләр. Шулай ук урман, Зур Әтнәгә күчеп китеп, Әтнә районы башлыгы урынбасары булып эшли. Газиз абый исә 1985 елны Яңа Кенәр авылына күченеп килде. Оныгы Фәнис, аның хатыны Фәридә тәрбиясендә булды. Ул 2008 елның 6 декабрендә 88 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Авыл бетсә дә, аның зиратын мәрхүмнәрнең уллары, оныклары карап, тәртиптә тота. Саяр абыйларның нигезенең ишегалды да кеше яшәгән нигез кебек саклана. Шифалы сулы Изгеләр чишмәсе дә бар авылда, шулай ук төзек, бик матур. Җәй көне аннан кеше өзелми, гел килеп торалар.
“Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның да бу авылга бәйләнеше бар. Илфатның әнисе Әминә апа 5нче класста укыганда, Әтнә районы Кызыл Утар авылыннан әнисе Кече Әтнә егетенә тормышка чыгу сәбәпле, бу авылда яши башлыйлар. Әминә апа үги әти белән үсә. Әминә апага 19 яшь тулганда Илфатның әтисе Кәлимулла абый белән никахлашалар. Түбән Оры авылында яши башлыйлар. Илфат өчен дә Кече Әтнә авылы бик якын. Авыл бетсә дә төрле чаралар үткәрә, иганәчелек итә.
1985 елда Җиңүнең 40 еллыгында радио аша чыгыш ясаган язмамны таптым. Сельпода 12 сугыш ветераны исәптә торган. Елдан-ел сафлары сирәгәя. Бүгенге көндә сельпода эшләгән исән бер сугыш ветераныбыз да юк. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы гына көннәр калганда Шура авылында кибетче булып эшләп пенсиягә чыккан сугыш ветераныбыз Ризван абый Исмәгыйлев та 98 яшендә вафат булды.
Бу язмам Газиз һәм Ризван абыйларның рухына дога булып барып ирешсен.
Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев