erid:2VtzquqpS7d
«Син — минем бәхетем!»  Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте
Арча яңалыклары

«Син — минем бәхетем!» Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Вилдановлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергән булган. Шуннан бирле бу көн гаилә өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнгән.

ЗАГС бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Вильдановлар хөрмәтенә җылы котлау сүзләре яңгырады, алар бүлекнең "Дан" китабына имзаларын куйдылар, символик медальләр алмаштылар һәм яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән юбилярларны районның Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады, истәлек бүләге тапшырды.

Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

Чыганак: Арча ЗАГС бүлеге

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев