erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Син Тукайны беләсеңме? 0

Сорауларга җаваплар бирделәр...

Арча үзәк китапханәсендә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районындагы Г.Тукай исемен йөрткән уку йортлары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дигән тема астында библиобрейн-ринг узды. 

Интеллектуаль уенда Арча педагогия көллиятеннән, Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән һәм Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән командалар көч сынашты.

Чара ахырында жюри нәтиҗәләр белән таныштырды һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар белән бүләкләр тапшырылды.

- Библиобрейн-рингны башка мәктәп укучылары белән кабат үткәрергә, дигән фикергә килдек, - диде чараны оештыручы китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллина.

Чыганак: Арча үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре