“Сине күрергә өметләнеп кайттым. Күпме артыңнан йөрдем, гел качтың»
Хат язу – иҗат ул, кайбер дусларның укып туймаслык хатларын бүгенгәчә саклыйм әле мин. Үзем дә мәктәптә укыганда газеталарга мәкаләләр яза идем. “Яшь хәбәрче” дигән таныклык та җибәргәннәр иде. Заманалар үзгәреп, компьютер да алган идек, ноутбук та бүләк иттеләр, ә мин һаман каләм белән кайнашам. Күңел җылысы турыдан-туры кәгазьгә төшә.
Сезгә хат язуымның сәбәбе шул – үсмер чактагы мәхәббәтем шалтыратты. Дөресрәге, мин аның беренче мәхәббәте... Озак сөйләштек.
Без укыган заманнарда районда урта мәктәпләр өч-дүрт кенә иде. Шуңа сигезенчене бетергәч, бик укыйсы килгәннәр генә урта мәктәпләрнең якынрагына бара идек. Иң ерак авыллардан килүчеләр дә була, интернатта торып укыйлар. Өйдән бер сум акча биреп җибәрәләр, аны атна буена җиткерәсе. Баераклар 3әр сум тотып киләләр иде дә...
Мәктәп авылның бер башында, ашханә икенче очында, кышын тиз караңгылана бит, чыр-чу килеп ике арада ашарга йөрүләрнең кызыклыгы! Борынга егетләр исе керә башлагач, әле озата кайткан булалар. Берәрсе кулдан тотса – үлеш. Ошатып йөргән егет икән күкнең җиденче катына менәсең. Ошатмаганмындыр инде, берсен ачудан этеп екканымны да беләм. Ерак авылдан килеп укучы бер егет бәйләнде үземә. Кача идем, хәйләкәрлегем белән. Бергә укыган ике ел вакыт язгы ташу сыман тиз үтеп китте. Теге егет онытылды, күңелгә дә башка ярлар атлап керде...
Мин хыялый бала идем, артист буласым килгән иде, аннары журналист һөнәренә кызыктым. Ләкин нәселем династиясен дәвам итеп, мөгаллимлекне сайладым. Студент еллары үзе кызык бит ул. Теге егет тә студент чагында үзен искә төшерде, тулай торак адресымны каян тапкандыр, хат язды. Соңгы курста укыганда: “Сине бер хәрби эзләп килгән!” – дип чакырдылар. Аска төшсәм – шул егет. Бер-ике минут сөйләшеп тордык та: “Хәзер төшәм”, – дип менеп киткән идем, төшмәдем. Ә ул көткән-көткән дә, кайтып киткән. Кыюсыз авыл егете шул! Авыл егете булса да Мәскәүдә авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады, җитәкче урыннарда эшләде үзе. Ләкин, яшьлек мәхәббәтен күңеленнән җуймаган! Ә мин укытучы булып эшләдем.
Мәктәпне тәмамлауга 50 ел дигәндә, очраштык без аның белән. Арада хәлле сыйныфташ булуы да әйбәт, үз хисабына дүрт сыйныф укучыларын бергә җыйды – рәхмәт! Теге егет тә килгән иде. Бабай иде инде. Яңарак кына бик җитди авыру кичергән. Дөресрәге аны дуслары ике ягыннан култыклап диярлек кенә йөрттеләр. “Сине күрергә өметләнеп кайттым, хыялым тормышка ашты. Күпме артыңнан йөрдем, гел качтың. Бер көнне итегемә киертелгән галошларның берсе төшеп калган иде, күпме эзләп тә тапмадым. Бик гарьләндем, сине күңелемнән сызып ук ташларга уйлаган идем, булдыра алмадым”, – диде.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/sine-krerg-metlnep-kayttym-kpme-artynan-yrdem-gel-kachty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев