erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Синеке-минеке, дигән әйбер юк

Арчада яшәүче тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Рамил Шәрәфетдинов үз эшен башлап җибәрде Бу хакта ел башында газетабызда язып чыккан идек инде. Аннан соң берничә ай вакыт үтте. Бүген аларның эшләре ничек бара? Рамилнең үзе белән остаханәләрендә очраштык.

Әнисе Тәнзилә ханым белән дә, Рамилнең үзе белән дә очрашкалап торабыз. Аларга мин аптырап та, сокланып та, кызыксынып та карыйм. Шуның кадәр ихтыяр көче булыр икән егеттә! Исең китәрлек. Ә әнисе аның киңәшчесе, ярдәмчесе, илһам һәм көч, дәрт биреп торучысы. Сау-сәламәт баланы тәрбияләп була ул, тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле баланы башкаларны күреп кимсенмичә, киресенчә, үзен алар белән бертигез күреп, калышырга теләмичә яшәрлек итеп тәрбияләп кара. Монда инде Тәнзилә ханымның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланмый мөмкин түгел.

Спорт белән шөгыльләнүе, Россия, Татарстан чемпионнары булуы турында да язган бар инде ул егетнең. Шигырьләр дә иҗат итә ул. Компьютерны биш бармагы кебек белә. Башта урта һөнәри белем ала, аннан югары уку йортын тәмамлады. Читтән торып. Уку вакытларында Тәнзилә ханым инвалид коляскасын этеп үзе укырга йөртте. “Белем алсын, кеше булсын”, – диде ул. Үзе берничә эштә эшләде, акчасын тапты, Арча үзәгеннән өч бүлмәле фатир сатып алды. Ике бүлмәле фатирлары бар иде инде аларның, Рамил остаханә ясыйм, дигәч, өч бүлмәлене алды. Аннан искесен дә сатмыйча, остаханәне шунда ясадылар. 

– Кыен монда. Тузан. “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук үзем кебек сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен осталык класслары да үткәрер идек, мөмкинлек юк. Аның өчен чиста бүлмә дә кирәк бит. Яшәгән фатирыбызга якынрак җирдән (үзегез беләсез, миңа ерак арага коляскада йөрү җиңел түгел) бер урын бирсәләр, грант язып, шуның акчасына кечерәк кенә бина төзергә хыялланам. Дөрес, грант акчасы җитәрлек булмаячак, иң мөһиме, башлап җибәрү, аннан Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас иде әле. Бу хакта район башлыгына җиткергән идем инде, вәгъдә бирде, сүзендә торыр, дип өметләнәм. Тагын бер очрашып, исенә төшерергә уйлыйм. Хәзер күрсәтер хезмәтебез дә бар, – ди Рамил.
 

Коляскада булмаса...

Юк, аның төп хыялы акча эшләп баеп китү түгел, үзенә һәм дусларына нинди дә булса шөгыль табу. Дөрес, яшьләре бар, акча да эшлиселәре, гаиләгә үзләреннән өлеш тә кертәселәре килә. Анысы көн кебек ачык инде.  Рамил кебек программистны дүрт куллап эшкә алырлар иде. Коляскада булмаса... Һәм ул дуслары белән киңәшләшеп менә шундый юлга тукталган. Аның өчен бу үзе батырлык. Күпме ихтыяр көче, тырышлык һәм белем кирәк. Күп кенә сау-сәламәт кешеләрнең да моңа батырчылыгы җитми. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөнне Рамил Шәрәфетдиновны квадрациклда күрдем. Коляскасын артына салган (шуның өчен махсус урын әзерләгәннәр) да элдертә генә. Ерактан аптырап карап китердем. Кул болгап исәнләшкәч кенә шул икәненә инандым. Махсус ясатып алган. Үзенә йөри торган итеп көйләгәннәр. 
– Тәнзилә апа ничек акча җиткерә икән? – диде бу хакта әйткәч бер танышым. – Баласын бәхетле итеп күрү өчен ана нәрсә эшләргә дә әзер. Муеннан әҗәткә батып, көн-төн эшләргә дә. Аллаһы Тәгалә дә аңа көч-куәт бирә. 
Ул вакытта җилдереп янымнан үтеп китте. Бизнесы ничек бара икән? Шул хакта беләсе килү теләге туды.
– Ярар, ярар, килегез, остаханәне, ничек эшләгәнебезне карап китәрсез, – диде Рамил.
 

Акча каян алырга?
Остаханә ачу идеясе аңа Казанда яшәүче үзе кебек үк халәттәге Света исемле кыз белән аралашканнан соң туган. Шушы юнәлештә үз эшен башлап җибәргән, файдасын да күрергә өлгергән кыз аңа киңәшләрен биргән. Рамил кызыгып куйган. Тик акча каян алырга? Грант язып карарга микән әллә, дип уйлаган. Шунда мәшгульлек үзәгендә үз эшеңне үстерү өчен субсидия бирүләре турында ишеткән. Проект яклаган. 145 мең 100 сум акча алган. Аннан район ветераннар һәм инвалидлар советлары җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина акчалата булышкан. Тагын ярдәм итүчеләр дә табылган. Һәм, әлбәттә инде, әнисе тырышкан. Башлангычы булгач, күңеле күтәрелеп китеп, эшкә тотынган егет.
Чакыруын кабул итеп, кызыксынып остаханәсенә килдек. Артык зур булмаса да, бүлмәнең яртысын диярлек алып торган станок тора. Тар гына урында Рамил дусты, үзе кебек үк сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле, шулай ук спортчы (яткан килеш гер күтәрә ул, җиңүләр дә яулады, диде Рамил) Айрат белән сувенирлар ясый иде. Берсе шомарта, икенчесе җилемли. 
– Эш өчен кирәк булган санлы программа белән идарә итүче лазерлы станок сатып алдык. Ул быел февраль башында килде. Станок эшкәртү элементлары белән автомат рәвештә идарә итә. Ягъни, компьютерга программаны кертәсең, ул син теләгән рәсемне төшерә һәм кисеп, ясап бирә. Без аны шомартабыз, элементларын җилемләп, әзер продукт ясыйбыз, буйыйбыз, – диде Рамил эш ысулларын урында станокта күрсәтеп. 
 

Әти-әни исән булсын
Дуслары Рөстәм Мостафин, Айрат Низамовны да үз янына тарткан егет.   
– Алар минем кебек коляскада түгел, йөриләр. Бергә-бергә эшлибез. Синеке-минеке, дигән әйбер юк. Бер-беребезнең эшен беләбез. Ял итеп, бергәләп ашап та алабыз. Эш сәгате кичке алтыга кадәр. Аннан әтием ярдәм итә. Әнием булыша. Әти-әнием исән-сау булсыннар, дим. Алар белән югалмам, – диде Рамил.
Хәзер дөньяда ни генә юк. Мондый станокта Арчада эшлиләрдер дә инде. Әмма Рамил белән аның командасындагы егетләрне көндәшлек куркытмый. Киресенчә, ул аларга тагын да тырышып эшләргә мөмкинлек бирә икән. 
– Кызыксынабыз, башкаларның ясаган эшләрен дә карыйбыз, үзебезнең дә эшләп карау теләге туа. Башта җайлыракларын алсак, хәзер катлаулыракларыннан да курыкмыйбыз, – ди егетләр.
– Алар нәрсә генә ясамый – исең китәрлек, – диде егетләр белән даими кызыксынып, көченнән килгәнчә ярдәм итеп торган Рәмзия Хәмидуллина. – Фанердан төрле сувенир продукцияләре, магнетиклар, шкатулкалар, портретлар, фотолар кую өчен рамнар һәм башка бик күп әйберләр.

Бирешергә уйламыйлар 
– Башта нәрсә ясап карарга икән дигән фикер туа, шуңа тотынабыз. Барып чыкмаса, төшенкелеккә бирелмибез, әмма ярты юлда да калдырмыйбыз, ахырына җиткерәбез, барып чыкса сөенәбез. Киләчәккә планнар зурдан. Чөнки станокның мөмкинлекләре чиксез. Органик пыялага яктыртып бизәкләр төшереп дә булачак. Барысы да алда, исән-сау булсак, аларын да эшләп карарбыз.

Урнаштыру мәсьәләсе генә кала инде. Беренче елны авыррак, керемсез булачагын белә егетләр. Әмма бирешергә уйламый. Интернетның мөмкинлеге зур, Рамил үзе программист, сарафан радиосы да ярдәм итә, Рәмзия Хәмидуллина да бәйгеләрдә катнаштырып, күргәзмәләргә куеп аларның эшләрен күрсәтә.
– Беренче тапкан сувенирларны сатканнан кергән акчаны мәчеткә тапшырдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Менә әле Спас ярминкәсенә бик күп әйберне алып киттеләр. Хәзер мәктәп ярминкәсенә әзерләнәбез. Сувенир линейкалар, укытучыларга бүләк итәргә өстәлдә телефон урнаштыру җайланмалары, шкатулкалар һәм башка әйберләр ясыйбыз, – диде Рамил. – Эшләргә генә кирәк, урнаштырырга урын табылыр. Тагын бер хыялым – табиб рөхсәт итсә, “Ока” машинасы алып, шунда йөрергә өйрәнү. Кышын квадрацикл белән йөреп булмый, ә эшкә барырга кирәк.
Рамил һәм аның командасына уңышлар телибез. Мондый тырышлык, омтылыш, үҗәтлек һәм алдан төзелгән планнар белән алар, һичшиксез, югалып калмаячак, бизнесларын үстерү өстендә эшләүләрен дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев