Синоптиклар янә кисәтә
Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин.
Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал.
Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана.
Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев