Сәхнә “җене” кагылган
Фәния Хәнәфиева мәктәпне тәмамлау белән клубка эшкә килә. Һәм 44 ел инде шушы мәшәкатьле дә, кызыклы да хезмәтне башкара.
Үзе турында язарга теләвебезне белгәч ул: “Һай, кирәкми, Илфар булганга язалар, дип уйларлар”, – дип каршы төште. (Аның улы Илфар Әюпов Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе). “Сез элек тә тынгы белмәс Фәния идегез, хәзер дә шундый булып калганга язабыз”, – дигәч кенә күнде.
Югары Атыда туган ул. Әнисе Кушлавычка кайтканда яшь тә дүрт ай гына була әле аңа. Әни, әби белән үскәнгәме, йомшак күңелле, шул ук вакытта үзе, якыннары өчен аяк терәп торырдай нык була кыз.
– Унынчы сыйныфны тәмамлаган гына идем. Нишләргә икән, дип икеләнеп йөргән вакыт. Колхоз рәисе Наил абый Сабиров миңа клубка керүемне, мәдәният тормышын күтәреп җибәрүемне ялварып сорады. Күп уйлап тормадым, риза булдым, – ди Фәния ханым. – Шулай 1976 елда бик иске, авария хәлендәге клубта эшли башладым. Шунда ук партиягә дә алдылар. Әни белән утын кисеп мичкә яктык. Өч мич яга идек. Кечкенә торбаны мичтә кыздырып, шуны чиләккә салып су җылытып, идән юдык. Хезмәт хакы 50 сум. Көндез колхоз ашханәсендә ашарга пешерәм. Аннан хезмәт хакын 75 сумга күтәрде рәис. Бала тапканнан соң декрет ялында да утырмадым. Лаеклы ялга 7600 сум белән чыктым. Улым: “Әни, җитәр, ял ит”, – ди. Шундый газаплар чигеп эшләгән елларны искә төшерәм дә, бүген мең тапкыр әйбәт, шундый шартлар булганда ничек китәсең. Элек тә зарланмадым. Яшьләр бик көчле, бик актив иде. Авыл халкына рәхмәт. Бергәләп концертлар куйдык, күрше авылларга да чыктык.
Фәния Хәнәфиева спектакльләр дә күп куя. (Авыл сәхнәсендә чыныгу алган Зөһрә Мөхәммәтшина хәзер Әтнә дәүләт театрының әйдәп баручы актрисасы). Балаларны үзе биергә өйрәтә, “Яшьлек” бию төркеме оештыра. Коллектив бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Арчадан Равил Габдрахманов аңа зур сәхнәгә менәргә ярдәм итә. Арчага килеп, “Кушлавыч кичләре” оештыра.
– 1983 елда кечерәк кенә булса да яңа клуб төзеделәр. Читтән торып укып, режиссер дипломы алдым. Өлкәннәр белән дә спектакльләр куя башладык. Декорация итеп иске клубның арткы ягын алып кайтып куйдым, – диде ул. – Клубтан кайтып та кермәдем, дисәм дә була. “Сәләт” бию ансамбле оештырдым. Ул әле дә бар. “Сәйләннәр” фольк-лор төркеме белән республика бәйгесендә өченче урынны яуладык. Кичке уеннар үткәрәбез. Клуб шыгрым тулы була иде.
Фәния ханым үз эшенең остасы инде. Ул үзе сценарийлар яза, үзе өйрәтә, куя, уйный. Алып баручы да ул. Сәнгатьле итеп шигырь уку остасы. Ул сөйләгәнне тыныч кына тыңлап булмый, тәннәр чемерди. “Тормышка багышланган шигырьләрне эзлим мин. Җылылык биреп җанга үтә торганнарын. Кайберләрен сөйләгәндә “бу мин бит”, дип уйлап куям, – диде ул. – Бер елны Равил абый мине Бардага алып китте. Юл буе шигырь ятлап бардым. Карап сөйли белмим. Моңны югалтам.Үземә ничек рәхәт, шулай сөйлим. Үзем сөйләгән шигырьләрне кешегә бирергә дә яратмыйм”.
Бер елны район сәхнәсенә 64 кешелек хор алып килә ул. Кеп-кечкенә авылдан! Киемнәрен таба, төннәр буе юып үтүкли. 2011 елда элеккеге “Яшьлек” бию ансамбле белән Кукмарага чыгыш ясарга алып бара. Шул елны Фәния Хәнәфиевага атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирәләр.
– Хәзер халык клубка бик йөрми. Күбесе вакцина ясаткан булуга карамастан, курка. Шулай да тик тормыйбыз, осталык дәресләре, шашка ярышлары, әңгәмәләр, уеннар оештырабыз. Балалар бик теләп йөри. Күптән түгел генә дә иншалар бәйгесе үткәрдек. “Сәйләннәр” фольклор төркеме белән “Кич утыру”, “Мунчала бәйләү” күренешләрен эшләргә планлаштырабыз. Тыл ветераннарының өйләренә барабыз.
Шәхси тормышы катлаулырак булса да, ул турыда уйларга яратмый Фәния ханым. Аның бүгенге көне бәхетле. Менә дигән ул үстерә. Илфар кечкенәдән сәхнәдә, әнисенең уң кулы була. Ул гармунда уйный, җырлый, бии, кичәләр алып бара. Киленен дә мактап туя алмый Фәния ханым. Өч оныгы бар. “Өчесе дә сәхнәдә үстеләр, – ди көлеп. – Нәзир шигырь сөйли, Илзирә бии, Рәзил дә алардан калышмый. Сәхнә “җене” аларга миннән кагылгандыр инде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев