Сәхнәдә Әлмәт театры
“Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәттельр
3 сентябрьдә район Мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәтте. Тормышта була торган төрле вакыйгаларны, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне, кешелеклелек һәм шул ук вакытта явызлык, мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт ачысы, балаларга карата мөнәсәбәт, әти-әнигә булырга тиешле хөрмәт, гомумән кешеләр арасындагы кичерешләрне эченә алган спектакль булды ул. Зал тулы тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны караганда үтә җитди дә булдылар, еладылар да, көлделәр дә, үзләренә кирәкле тәрбия дә алдылар.
Спектакльдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның катнашуы безнең өчен аеруча куанычлы булды. Артистларның үз рольләрен зур осталык белән башкаруын һәркем ошатты, безнең өчен бу тамаша Театр елы уңаеннан әлмәтләрнең зур бүләге булды.
Шәфигулла Гарипов,
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары
Ленар Гобәйдуллин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев