erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сәламәтлек министрлыгы: Ковидка түләүсез дарулар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар алачак.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар ала алачак.

«Табиб пациентның хәлен, температураның күпмегә сузылуын, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Моннан тыш, ул пациентның туганнары коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнен ачыклый. Мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк була икән, аңа препаратлар бирелә», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомствода табиб пациентка препаратларның башка тәэсирләре булу мөмкинлеге турында кисәтергә һәм пациентның дәвалануга язма ризалыгын алырга тиешлеген искәрттеләр.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә.

https://tatar-inform.tatar/news/health/24-11-2020/s-lam-tlek-ministrlygy-kovidka-t-l-sez-darular-alu-chen-mazok-tapshyru-m-b-ri-t-gel-5787865

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев