erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Снюс белән агуланган укучы кайсы мәктәптән?

Узган җомгада социаль челтәрләрдә  Арчаның 7 нче мәктәбендә укучыларга СНЮС (никотин катнашмасы кертеп ясалган конфет) таратылу турында имеш-мимешләр чыкты. Хәтта аны видеоязма белән дә расларга тырыштылар...

Бу уңайдан без мәктәп директоры Ирек Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек. 

 - Әйе, узган атнада мондый хәвефле хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Безнең өчен дә бу көтелмәгән хәл иде. Видеоязманы карагач кына җиңел сулап куйдык. Андый бала бездә укымый. Соңрак билгеле булганча, әлеге видео безнең мәктәптә түгел,  районда, хәтта Татарстанда да түгел, ә Россиянең башка төбәгендә төшерелгән булып чыкты.  Мондый аянычлы хәл булмасын өчен хәзерге вакытта без балалар һәм ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барабыз, - дип җавап бирде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без СНЮСлар турында район эчке эшләр бүлеге белән махсус язма әзерлибез. Аны "Арча хәбәрләре"ндә укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X