Шөгыльгә – шөкер итсәң, бал була ул!
Кызыклы әңгәмәдәш.
Редакциягә Түбән Пошалымнан Рәшит Шәйдуллин кереп чыкты. Безнең бүлмәгә хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов янына хәлләрне белеп, бер сөйләшеп утырырга кергән. Ильяс абыйның бик күңеле булды. “Безнең әтиләр заманында шулай кеше бер-берсенә кереп, хәл белешеп, сөйләшеп утырыр иде”, - дип искә алды. Рәшит Шәйдуллин башта Әтнәдә ял итеп, дәвалар алып кайтуы турында сөйләп алды. Эх, безнең Яңа Кенәр авылындагы өлкәннәр өчен ял итү, дәвалану үзәген бетерделәр бит, дип дә әйтеп куйдылар. Андый үзәк Әтнәдә дә бар, Балтачта да.., ә хәзер Арчада юк...
Аннан сүз бал кортларына күчте. Бал кортлары тотучы Рәшит Шәйдуллин рәхәтләнеп үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Ильяс абый да бал кортлары тота. Сөйләшергә уртак темалары бар. Кунагыбыз шулкадәр бирелеп сөйләде, эшемнән туктап, мин дә кызыксынып тыңлап тордым. “Табигать, бал кортлары үзе бер серле дөнья ул, аны берәү дә аңламый, - дип сөйләде Рәшит Шәйдуллин. – Бал кортларының бик тырышлары бар, ялкаулары, кеше шикелле усаллары, күчне күп аера торганнары бар, баласызлары бар. Кайбер умартачылар, мин корт күчен аермыйм, диләр, ул дөрес нәрсә түгел, аермасаң, нәсел бетә дигән сүз. Ярый әле безнең кортлар аерылып чыгып китәләр, шуның белән нәсел саклыйлар”. “Мин кызыксынып һәм нәселне яхшырту өчен дә читтә аерылып чыккан кортларны тоту өчен бер-ике “ловушка” куям”, - дип сүзгә кушылды Ильяс абый. “Мин үзем дә ловушка куям, - дип сүзне дәвам итте әңгәмәдәшебез. – Былтыр агач башына алтыны куйган идем, биш күч керде. Урманда бит инде, саф һава, менеп карыйм, әһә, мин әйтәм, разведчиклар йөри, керәләр, чыгалар шунда, аякларына серкә эләктереп кайткан булсалар – ловушкага урнашканнарын аңлыйм. Иртә белән сәгать 2ләрдә, 3ләрдә менеп китәм, кортлар ловушкадан чыкканчы, алып төшеп урнаштырам. Бу үзенә бер ләззәт”. “Мин ловушканы аска гына куям. Басуларда агачлар, куаклар бар бит, керәләр шунда, - диде хезмәттәшебез. - Берьюлы күршедә 200 литрлы бочканың эченә сарганнар. Ай-яй, җыярга читен була икән дигән идем, кыен булмады, тубалны куеп, азрак кортларны шунда төшергән идем, кереп беттеләр. Умарта корты шундый нәрсә, аерылып чыга икән, үз тирәсеннән китәргә тырыша. Табигать шулай яраткан”.
“Кортларның ояны ташлап чыгып китүләре өч фактордан тора, - дип сөйләвен дәвам итте Рәшит Шәйдуллин. – Беренче фактор – кортчының үзеннән тора, икенчесе – дарулардан, өченчесе – читтән кортларны сатып алудан тора. Мин 1965 елларда армиягә киткәнче бал кортлары тота башлаган идем инде. 1970нче елларда умартаны ташлап чыгып китү дигән нәрсә бар иде инде. Безнең Гаттаров Рифат абый бар иде, укытучы. Ул үзе Урта Пошалымнан. Бер менгәч сөйләгәне хәтердә: Рәшит, умарталар күче белән чыгып киттеләр, нәрсә бу, диде аптырап. Ул вакытта мин дә бернәрсә белмим. Әле ул вакытта читтән корт кайтару дигән нәрсә юк. Ашлама, фәләннәр дә аз. Варроатозы булган, әмма ул кадәр күп түгел. Шуннан үзем өй янында бал кортлары тота башлагач, эксперимент та уздырганым булды. Көз көне әгәр дә кортларны караганда рамга кысылып ана үлә икән, ул вакытта күч чыгып китә. Шул тирәдәге икенче ояга урнаша. Серкәсе дә, балы да кала. Бу беренче фактор. Бу булган хәл. Көзен чыгып китәләр, ә язын чыгып китү дигән нәрсә юк бит. Ана үлсә үлә, әмма чыгып китми. Эшче кортлар өлгереп җитмәгән ана кортлар алар. Алар ана кортка әйләнеп, аталанмаган соры корт күкәе сала башлыйлар. Аларның да шундый хикмәтләре бар. Элек умартачы балны артыгын алмаган, кортка җитәрлеген калдырган. Хәзергеләренә күп кирәк, күбрәк акча кирәк”.
-Аучылар шикелле чын кортчылар аз алар, - диде Ильяс абый.
--Әйе, районда чын кортчылар 50 процент та юк ул. Тизрәк баемакчы булалар, корт тотып баеп булмый. 12 айның 11 аенда син бушка шырык-шырык йөрисең. Ә бер аенда бал буламы, юкмы әле. Шөгыльгә – шөкер булып эшләсәң, була ул.
- Безнең әти умарта алдына килеп утырып, сәгатьләр буе шуларга карап утырыр иде.
- Рәхәт инде, рәхәт... Аллаһы Тәгалә яраткан җаннар...
Румия Саттарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев