Сокланып йөрдек басуларда
Шөкер, әлегә бар да шагыйрь язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява
Быелгы җәй нәкъ безнең балачактагы җәйләргә охшаган: яшенләп, күкрәп яңгыр ява, артыннан ялт итеп кояш чыга. Яңгыр артыннан бала-чага урамга йөгерә иде, ә анда күлләвекләр... Ул вакытта урамнарга вак таш, асфальт җәелмәгән иде.
19 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр белән басулар буйлап чәчүлекләрне кабул итәргә чыктык. Һәркемнең күңелләр күтәренке, чөнки алдагы көнне матур гына итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Һәркайда яшеллек, күзләрне иркәли торган иген кырлары. Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә.
Без “Кырлай“ ширкәте басуларында. Ширкәтнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев биредә әле яңа җитәкче. Шуңа да карамастан һәр басуның кайда урнашканын, ничек эшкәртелгәнен, кайсы культура астына күпме ашлама кертелгәнен һ.б. яхшы белә. “Кырлай“ ширкәтендә рес-публикада иң күп бәрәңге игелә. Сугарулы мәйданнарда бәрәңге, яшелчә үстерәләр. Башка культураларның да торышы әйбәт.
“Ашытбаш“ ширкәтендә соңгы вакытта уңай якка үзгәрешләр күп. Техниканы яңарталар, яңа технологияләр кулланалар, ашламалар кертү артты. “Бездә ачы туфраклы басулар күп әле, – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин. – Шуңа күрә известьлау мәсьәләсен хәл итмичә булмый“.
“Ватан“ ширкәте чигендә безне җитәкчесе Мансур Әхмәтов, баш агроном Габдрәис Рамазанов, авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов каршы алды. Кунакчыл хуҗаларча чәй өстәле дә әзерләгәннәр. Каршыда гына “Ватан“ның җитен, вика басулары. Узган ел Мансур Готыф улы җитен игү белән шөгыльләнүче бер җитәкчедән аның бәяләре белән кызыксынып торган иде. Быел менә үзләре дә чәчеп куйганнар. Виканы күптәннән игәләр, быел 500 гектарда! Күз тимәсен дип, сокланып карап үттек басуларыннан.
“Северный“ ширкәтендә быел кукурузны 2 мең гектарда чәчтеләр. Күкрәк киереп үсә кукурузлар. Белгечләр быел бу культурага шартлар бик уңай килде, диләр. Әмма “Северный“да аны бала тәрбияләгән кебек кадерләп үстерәләр.
“Игенче“ ширкәтендә туристлар да кызыгырлык хәлләр бар. Сидераль культуралардан булган кандала үләнен эшкәртеп туфракка күмдерәләр. Борчак, арпа, җитен, көнбагыш, рапс, ногыт борчагы – нинди генә культуралар юк биредә! Искиткеч матур, сокландыргыч басулар! Хезмәтләрен олылап иң мул яңгырлар да биредә яуган.
“Яңарыш“ ширкәте басуларының бүгенге халәтен искиткеч дип бәяләп була. Рапс, люпин культуралары ничек матур булып күтәрелеп килә! Люпинны беренче чәчүләре, аксымга бай, кузаклы үсемлек. Быел аны орлыкка алачаклар, аннан соң сенаж салу өчен чәчә башлыйлар. Диңгездәй чайкалып утырган тритикале, көзге бодай басулары янында безне Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Динә Бульмакова, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов бүгенге көндә үсемлектәге үзгәрешләр, таләпләр турында сөйләделәр.
Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчеләргә, белгечләргә, барлык игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев