Соңгы кыңгырау чыңлады
Хәерле сәгатьтә булсын
Арчаның беренче мәктәбендә бүген соңгы кыңгырау чыңлады, аның тавышы еракларга таралды. Бинаны ныклап төзекләндерү сәбәпле, укучылар вакытлыча өченче мәктәпкә, лицейга китсә дә, соңгы кыңгырау тантанасын үзләрендә үткәрделәр. Шулай булмый, унберләр унбер ел буе белем алган мәктәпләре белән саубуллаша бит.
Елдагыча, тантаналы линейка югары дәрәҗәдә үтте. Мәктәп директоры Илнур Габдрахманов укучыларны елны уңышлы тәмамлаулары белән котлады, күңелле һәм файдалы каникуллар теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына да матур теләкләрен җиткерде.
Унберенче, тугызынчы сыйныф укучыларының чыгышлары матур килеп чыкты. Унберләрнең әти-әниләре дә бию әзерләгән иде. Үзенчәлекле һәм матур булды ул. Соңыннан әтиләре ак күгәрченнәр алып чыкты һәм бергәләп аларны күккә очырдылар.
Беренче сыйныф укучылары өлкән абый-апаларына истәлек билгесе итеп символик кыңгырау тапшырдылар.
Соңгы кыңгырау чыңлады. Ул соңгы дәрескә дәшеп кенә түгел, яңа тормышка чакырып та чыңлады. Әмма әле имтиханнарны тапшырасы бар. Уңышлар сезгә, унберләр һәм... тугызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев