Социаль челтәрдәге "ВКонтакте" төркемебез "Өйдә утыр" Бөтендөнья флешмобына кушылды
"ВКонтакте" социаль челтәренең Татарстандагы төркем администраторлары флешмобка кушылды.
Әлеге флешмоб барлык илдә яшәүчеләрне өйдә утырырга чакыра. Төркем исемнәрендә "өйдә утыр" өстәмәсе барлыкка килде. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Норлат, Азнакай кебек эре төркемнәр инде акциядә катнаша.
Паблик администраторлары бу чакыру белән якын көннәрдә өйдә торырга һәм вакытны гаиләгә, якыннарыңа багышларга өнди. Шулай итеп һәркем коронавируска каршы торуны һәм аның белән көрәшүне булдыра ала.
Сәламәтлек - һәркем өчен беренче урында торырга тиеш. Әйдәгез берләшик! Бары бергә булганда гына бу авыр вакытны җиңеп чыга алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев