erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сталинград аны Герой иткән

Сталинград сугышында Татарстанның кырыктан артык батыр егетенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә

2 февральдә Иске Кишеттә Хәрби дан көнен билгеләп үттеләр. Анда шушы авылда туган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны хөрмәтләп искә алдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

25нче корпус командиры генерал Гани Сафиуллинның бу сугышта иң зур батырлыгы – немецларның 371нче җәяүле дивизиясен тар-мар итеп, Дреппер җитәкчелегендәге штабны кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачып җибәрде. Шушы музей йортны оештыруга үзеннән зур өлеш керткән запастагы подполковник Рөстәм Гомәров герой якташыбызның мәңге онытылмаслык батырлыгы турында сөйләде.

Нурзия Җиһаншина чыгышы күпләрне кызыксындырды. Ул үзенең туганы, Гани Сафиуллин полкында хезмәт иткән Гали Шаһиев турында сөйләде.

– Гали Шаһиев укчылар сафына килеп кушылганда совет гаскәрләренең Сталинградка таба барган, бу шәһәрне фашистлардан коткару турында приказ алган көннәре була, – диде ул. – Юл өстендә Воронеж шәһәре. Шуңа килеп җитәрәк сафиуллинчылар зур каршылыкка эләгә һәм вакытлыча чигенергә мәҗбүр була. Дошман белән зур бәрелеш вакытында Гали Шаһиевка шартлап ярыла торган пуля эләгә. Ул ике кулы да зарарланып ике ай госпитальдә дәвалана. Аннан өйгә кайта. Әлеге вакыйга  Гали Шаһиевның тормышын саклап кала, әмма күпме кеше яу кырында һәлак була. Аларның батырлыгы мәңгелек. Бу көнне яңгыраган җырлар да батырларга дан булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X