erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

-- Әстәгефирулла, алар да онытмый икән, -- дип куйды Мәсрүрә апа

Өстем чиста, тамагым тук, әни, дип өзелеп торалар, Аллага шөкер, -- диде Мәсрүрә Сафина озатканда.

Акчишмәдә яшәүче Мәсрүрә апа Сафинага 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

-- Әстәгефирулла, алар да онытмый икән, -- дип куйды Мәсрүрә апа бүләкләргә чиксез сөенеп һәм рәхмәтләрен белдереп. – Мине зурлавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә дә озын гомерләр бирсен.

Аның да яшьлеге бик авыр сугыш елларына туры килә. Әле сөякләре ныгырга да өлгермәгән япь-яшь кыз бала эшкә җигелә.

-- Басудан кайтып кермәдек. Хатын-кызлар көлтә бәйләде. Җайлы эшлисең, дип мине лобогрейкага утырталар иде, -- дип искә ала ул елларны Мәсрүрә апа. – Урман кисү, окоп казу да эләкте, торф чыгарырга да җибәрделәр. Бер эшкә дә каршы килмәдем, көчемнән килгәнчә тырыштым, дәртләнеп эшләдем. Бик яраталар иде үземне. “Бүлә торган булса, бүлер идек сине”, -- диләр иде егетләр.

Сугыштан соң да Мәсрүрә апа колхозда эшли. “11 ел авыл советы депутаты булып тордым мин”, -- ди горурланып. 1946 елда авыл, алай гына да түгел, Мөсәгыйт исемле күрше егетенә кияүгә чыга.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Тату яшәдек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Бүгенге көнне күрә генә алмады, 1988 елда вафат булды, -- диде Мәсрүрә апа.

Хәзер балалары аның иң зур терәге. Мәгъфүрә кызы Казанда яши. Аның да алты оныгы бар инде. Казанда гомер итүче Рифат улы да алты онык үстерә. Ә кызы Мөршидә авылда калган.

-- Мөршидә кызым белән яшим мин. Киявем дә бик әйбәт. Өстем чиста, тамагым тук, әни, дип өзелеп торалар, Аллага шөкер, -- диде Мәсрүрә Сафина озатканда. – Гомерне бирсә, моннан соң да онытмагыз.

Гөлсинә Зәкиева         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X