Штрафлары бик зур
17 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы елның 17 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
12 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар кабинетында үткән Комиссиянең планнан тыш утырышында шул хакта белдерде.
Ул видеоконференция режимында үтте һәм республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды. Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм юкка чыгаруга әзерлек турында сүз барды.
17 апрельдән 10 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп ягу, шулай ук торак пунктларда ачык һавада, табигатьтә ял иткәндә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык ут ягып ризык әзерләү, пиротехника куллану да катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен зур күләмдә штраф каралган: гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
– Быел яз иртә килде. Моңа кадәр апрель ахырларында тырмага чыга идек. Быел 8 апрельдә чәчү башланды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Чөнки дым китә. Яңгыр булмый икән, майда корылык башланачак. Бу хакта халыкка дөрес итеп аңлатырга, янгынга каршы барлык куркынычсызлык, шулай ук әзерлек чараларын күрергә кирәк. Сыешлыклар су белән тулган булырга, дежур бригада чыгып китәргә әзер торырга тиеш. Кайбер урыннарда басуларда салам кала, аңа ут төртәләр. Игътибарга алыгыз, моңа юл куелырга тиеш түгел. Шулай ук кипкән үләннәрне, чүп-чарны ягу да катгый тыела. Алда бәйрәмнәр көтә. Кунаклар кайта. Учак ягарга, ризык әзерләргә ярамавы турында яхшылап аңлатыгыз. Барыбызга да уяу булырга, һәр нәрсәне контрольгә алырга кирәк.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев