Суган салынган оекбаш киегез!
Суган ашый алмаганнар моның файдасын күрер.
Салкын тию авырулары таралган вакытта суганның никадәр файдалы булуын беләбез. Ул чыннан да бик күп микробларны үтерергә сәләтле. Шуңа да аны күпләр көз-кыш айларында еш куллана. Бик ачы булганлыктан, аны ашый алмасаң нишләргә?
Немец табиблары суганны төнгелеккә оекбашка салып, аны киеп йокларга куша. Билгеле булуынча, табан астында бик күп нерв күзәнәкләре һәм кан тамырлары урнашкан. Суган шул рәвешле кан тамырларына кереп, аны токсиннардан чистарта икән. Шул ук вакытта, суган аякка массаж да эшли. Ә табан астына массаж ясауның бик күп кан тамырлары эшчәнлеген активлаштыруын беләбез. Сынап карагыз!
Фото: allgoodmood.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sugan-salingan-oekbash-kiegez-163298/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев