Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар салым ташламаларына ияме?
Әңгәмәдәш – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Казандагы 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, газета укучыларыбызны сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарга салым ташламалары кызыксындыра. Шул турыда аңлатсагыз иде.
– Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына РФнең Салым кодексында каралган ташламаларны әйтеп үтәм. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары 1 йорт һәм 1 фатир яки бүлмә, 1 гараж яки 1 гараж урыны һәм 6 сутый җир салымыннан азат ителәләр.
– Ветеран мәрхүм булган очракта аның гаилә әгъзалары бу ташламалардан файдалана аламы?
– Юк, файдалана алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев