erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары Яшел Үзән районына бардылар

Якташыбызны онытмыйлар

Районыбызның “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары 18 декабрьдә Яшел Үзән районының  Бишнә авылына бардылар. Әлеге авыл  зиратында Арча районының Яңа Кырлай авылында туып-үскән, әфган сугышында һәлак булган Нәҗип Гарипов җирләнгән.

Нәҗип сигезенче сыйныфка кадәр Яңа Кырлай мәктәбендә укый. Шуннан соң аларның гаиләсе Яшел Үзән районына күчеп китә.

Әфган сугышында катнашкан “Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин, шулай ук әфганчы Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музее директоры урынбасары Фердинант Кавиев Нәҗип белән бергә укыганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бишнә авылы мәктәбендә батырларча һәлак булган якташыбыз истәлеген кадерләп саклыйлар. Аңа багышланган почмак булдырылган, патриотик тәрбиягә багышланган очрашулар шунда уза.

Бу юлы да мәктәптә мәгънәле, бик тә файдалы очрашу булды. Соңыннан батыр якташыбызның каберенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев