erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шул вакыт беренче тапкыр кашларын сикертә

“Без көчтән килгәнен эшлибез. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында”, – ди табиблар

Ислам реанимациядә. Әтисе Рамазан алты ай инде госпитальдә аны карый. “Без көчтән килгәнен эшлибез. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында”, – ди табиблар.

Шушы араларда гына Арчадан шәхси эшмәкәр Ләйлә Минһаҗева Мәскәүдә академик Н.Н.Бурденко исемендәге төп хәрби клиник госпитальдә булып кайтты.

Алган тәэсирләре күңеленә генә сыеп бетә алмаган. Барысын да йөрәге аша үткәреп, үзенә урын таба алмагач, йөрәгендәгеләр белән уртаклашу өчен редакциягә килде. Ул елый-елый сөйләде, мин елый-елый тыңладым. Ходаем, тиз арада бу хәлләр бетсен дә, балалар сау-сәламәт булып өйләренә кайтса иде, дип теләдек.

Ләйлә тумышы белән Шушмабаштан. Арчада яши. Өч кибете (икесе Казанда, Арчадагысы “Арзан” кибете), хәләл ярымфабрикатлар әзерләү буенча цехы бар. Хуҗалыктан сөт җыю белән дә шөгыльләнә. Иганәче буларак туган авылына булыша, мохтаҗларга битараф карый алмый.

Күптән түгел ул очраклы рәвештә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән Альбина Габдуллина исемле психолог-юрист-волонтер кыз белән танышкан.

– Аның белән безне Аллаһы Тәгалә таныштырды. 32 яшендә ул. Намазда. Махсус хәрби операция барган зонада яраланучылар дәваланган төрле шәһәрләрдәге сигез хәрби госпитальгә булыша. “Араларында мөселманнар күп. Хәләл ризык көтәләр. Мондый ризыкны ашамыйлар. Шулай ук ул аларга Коръән китаплары да алып бара. Авыр хәлдәгеләр бар. Аларның яннарында була, күзләренә өмет белән караган әти-әниләре, хатыннары белән аралаша, психолог буларак ярдәм күрсәтә. Шулай ук хәбәрсез югалганнарны да табарга ярдәм итә. Андагы көч, дәрт – сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, – диде Ләйлә. – Мин дә аның белән госпитальгә барырга теләвемне әйттем. “Анда авыр булачак, син әзерме?” – дип сорады. Әзер булуым турында әйттем. Юлга чыктык. 13 июльдә барып җиттек.

– Әйберләр дә алып бардыгызмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлбәттә. Хәләл ризыклар. “Ак Барс агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов хәләл колбасалар, “Гаиләм” (Ирек, Газиз Салиховлар), “Ихлас” (Ландыш һәм Руслан Гайнетдиновлар) тортлар пешерү цехлары үзләрендә җитештерелгән тәм-том, “Сибирское здоровье” продукциясе белән эшләүче Айгөл Закирова сызланганнан кремнар (витаминнарын үзем алдым), Казаннан “Проспект”  сәүдә базары хуҗалары Гафур Мамедали һәм Лилия ханым футболкалар, Әтнәдән “Мирас” икмәк йорты җитәкчесе Ләйсән Гобәйдуллина чәк-чәкләр, “Арча нефть продуктлары җәмгыяте” җитәкчесе  үзләренең сыр ясау заводында җитештерелгән продуктлар биреп җибәрде, Илмира апа Шәмсетдинова һәм кибетчем Гөлнур Гарипова акчалата булышты, Казаннан транспорт компаниясеннән Лиля Лобода транспорт белән ярдәм итте.  Мин үзем Кукмара ипиләре, хәләл ризыклар, колбаса, витаминнар һәм башка әйберләр алып бардым. Без үзебез самолет белән бардык. Алтыда Мәскәүдә идек. Сеңлем каршы алды. Аннан госпитальгә киттек. Ул көнне бар нәрсә уңай килеп торды. Изге ният белән йөрүебез уңайлык биргәндер, дим. Госпитальгә керү авыр булды. Әмма юлы табылды. Безне тазарып килүче Максим белән Дима сөенеп көтеп торалар иде. Замполит белән таныштык. Ә ул үз чиратында безне Рамазан исемле кеше белән очраштырды. Дагестаннан ул. Спортчы. Улы реанимациядә. Рамазан алты ай инде госпитальдә. Коридорда утыра. Көнгә өч тапкыр улы янына кереп, бит-кулларын юып, асларын алыштырып чыга. Безнең мөселманнар икәнне белгәч күзләренә яшьләр килде, улы турында сөйләде, аның янына алып керергә теләвен әйтте. Без ризалык биреп, кухняга киттек. Алып килгән әйберләрне барысына да җитәрлек итеп бүлдек, палата саен диярлек кереп, өләшеп йөрдек. Барысының да күзләрендә өмет чаткысы. Ярдәмгә мохтаҗ булуларын күрсәтәселәре килми. Сөйләштек, телефон номерларын алдык. Бөгелмәдән бер пар белән таныштык. Ләйсән исемле хатын операциядән чыккан Шатлык исемле ирен саклап утыра иде. Төрле хәлдәге авырулар бар. Аларны күреп йөрәк авыртты. Сәламәтләнә генә күрсеннәр.

Рамазан аларны өч сәгать буе көтеп утырган. Аннан табиблар белән сөйләшеп улы янына алып кергән. Альбина ясин укыган. “Ике метрлы дүрт бала атасы спортчы егетнең өмет белән караган күзләре генә калган. Янында Алексей исемле егет ята иде. Ул да безне күреп сөенде. Сөенече күзләренә чыкты. Ул сөйләшми, кайдан икәнен белә алмыйлар. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри икән”, – диде Ләйлә. – Рамазанга Ислам өчен корбан чалырга вәгъдә иттек”.

Альбина белән Ләйлә биргән вәгъдәләрен үти. Кайту белән Шәрыкъ мәчетеннән Ильяс хәзрәтне чакырып корбан чалдыралар, коръән укыганда видео аша Исламга да тыңлаталар. “Шул вакыт беренче тапкыр кашларын сикертте”, – ди соңыннан әтисе Рамазан. Альбина Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете белән дә элемтәгә чыга һәм әлеге мәчет имамы Әхмәт хәзрәт Ислам янына барып дога укый.

 – Бер барып күргәч ярдәм итәсе генә килә. Әни шундый иде безнең. Биш бала үстек. Өйдән көне буе кеше өзелмәде. Әни бөтенесен алып кереп, чәй эчертеп чыгара иде. Мохтаҗларны да читтә калдырмады. Шуны күреп үстек. Әле дә сагынып сөйлибез. Бу изге гамәлем мәрхүмнәр әти-әнием, ирем Ирек Минһаҗевка дога булып барып ирешсен, Алла ризалыгы өчен булсын. Исламны аякка бастырганчы булышасы килә. “Яшәргә көч бирдегез миңа”, – диде Рамазан. Көн саен Ислам белән видеога чыгабыз. Күрә, ишетә, сөйләшә алмый, аяк-куллары йөрми аның.

– Бер барып күргәч ярдәм итәсе генә килә, дисез.  Димәк, сез әле тагын барачаксыз?

– Әйе. Корбан итеннән пешкән ашның шулпасын бер кашык кына булса да эчертеп карарга иде. Андагы авыруларга ортопедик мендәрләр, матрацлар, инвалид креслолары, мазьлар, витаминнар һәм ... хәләл ризык кирәк. Ильяс хәзрәт егерме Коръән китабы бирде. Аны тапшырасы бар. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, әйберләрен алып барабыз. Телефон номерым 89172657979. Һәм Исламны догадан калдырмасыннар иде. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшли, әмма ул хәзер сезнең догаларыгызга мохтаҗ, – диде Ләйлә Минһаҗева. – Бер ярдәм иткәч, ахырына кадәр күңелең белән шунда буласың икән. Безгә бергә берләшергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре