Шушмабаш мәктәбендә ниләр бар?
Гаилә елы уңаеннан 5 нче сыйныфта әти-әниләр белән бик матур очрашу булды.
Шушмабаш мәктәбе районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Директоры Рәзилә Шәймәрданова Гаилә елы уңаннан 5 сыйныфта әти-әниләр белән түгәрәк өстәл була дигәч, гади генә очрашу булмас бу дип, кызыксынып бардым. Кызыксынуым юкка булмады! Сыйныф җитәкчесе биология укытучысы Рузилә Хадиева түгәрәк өстәл артында сөйләшүне әти-әниләр белән бергә шәп оештырган! Сөйләшү өчен теманы төрлесен сайлаганнар. Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеге - сөйләшү өчен тема киң. Бу турыда газетабызда тулырак язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев