erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбендә түгәрәк өстәл артында һөнәр алу турында сөйләштеләр

Һөнәр алыгыз да, авылга кайтыгыз!

Шушмабаш мәктәбендә “Шәхес тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды

Шушмабаш мәктәбенә килеп керүгә истәлек такталарына күз төшә. Алар берничә. Яңа куелганы – Шушмабаш мәктәбендә 1968-1978 елларда укыган Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй  Кәримовка багышланган.

Габделхәй Кәримов исемендәге аграр класс бүлмәсенә дә кереп чыктык. “Габделхәй Кәримовның улы Марат Габделхәевич аграр класс бүлмәсен бизәүгә бик булышты, – дип сөйләде мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова. – Өстәл, урындыклар алып бирде, класс бүлмәсен стендлар белән бизәделәр. Рәхмәт аларга бик зур”.

Биология классы – 5нче сыйныф бүлмәсенә үттек. Сыйныф җитәкчесе, биология укытучысы Рузилә Һадиева балалар белән каршы алды безне.

Класста  Гаилә елы уңаеннан әти-әниләр һәм балалар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.  Шушмабаш мәктәбенә килүебезнең максаты да шушы чараны карау иде. Шәхес тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге – сөйләшү әнә шул турыда барды. Класста ун бала. 6сы малайлар. Әлеге чарада 5нче сыйныфта укучы Әсхәтнең әнисе Гөлназ Шәкүрова, Иркәнең әнисе Резедә Абдуллина, Мәликәнеке – Чулпан Зарипова, Алмазныкы – Гүзәл Каюмова, Раязныкы – Гөлфинә Сабирова, Айнурныкы – Алия Салихҗанова, Риназныкы – Кадрия Таҗиева, Зәлидәнең әбисе – Гөлсинә Шәмсетдинова катнашты. Иң беренче булып Гөлназ Шәкүрова сүз алды. “Бәхет башы – тәүфыйкта, – дип башлады ул сүзен. – Шулай бер көн чәч кистерергә бер егет керде. Чәчне кисеп бетергәч, бәхет теләдем мин егеткә. Бәхет ул машина һәм бер бай кызына өйләнү инде ул, димәсенме егетебез. Мин мондый җавапка борчылып та куйдым. Нәрсә соң ул тәүфыйк? Тәүфыйк ул алдагы көнгә бәхет китерүче сыйфат. Мәрхәмәтле, шәфкатьле, яхшы күңелле, ярдәмчел булыгыз, балалар. Әти-әниегезнең сүзен тыңлагыз. Үзең яхшы булсаң, иптәшләрең дә яхшы булыр”.

 Резедә Абдуллина кыюлык турында сөйләде. Үзенең Әтнә техникумын тәмамлагач, югары белем алуы, машина йөртүе, чәчтараш, йөзне матурлау,  массаж, брошкалар ясау һ.б. һөнәрләргә өйрәнүе турында чыгыш ясады. Чәч ясау, битне матурлау буенча осталык дәресләре күрсәтте.

Мәликәнең әнисе, Шушмабаш авылы китапханәчесе Чулпан Зарипова кызыклы китаплар, Коръән китабы белән таныштырды, китап укырга кирәклеге турында сөйләде, һәр балага “Беренче  хәдисләрем” дигән төсле, матур китап бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гүзәл Каюмова ничек сәламәт булу турында киңәшләрен бирде. Дөрес итеп тукланырга, күнегүләр ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген төшендерде. Укучыларга бер-берсенә  матур теләкләр дә әйттерде. Аннан соң балалар шар кабартты. “Кәефегез булмаса, ачуыгызны шар эченә тутырыгыз”, – диде Гүзәл апалары. Әнә шундый күңелле һәм файдалы аралашу булып алды.

Гөлфинә Сабирова ничек итеп әбиле-бабайлы тулы гаиләдә дус, матур итеп яшәүләре турында сөйләде. Тәмле телле, ачык йөзле булырга өндәде. “Әби, бабай белән бергә үскән балалар бәхетле балалар, – дип сөйләде ул. – Төп йорт килене буларак, мин һәрчак иремнең туганнарын ачык йөз белән каршы алам. Бездән бервакытта да кеше өзелми. Туган көн, яңа ел, сабантуйларны гаиләбез белән бик күңелле уздырабыз. Әби-бабайга картаерга ирек бирмибез”.

Биш бала әнисе Алия Салихҗанова: “Бер-береңә булышып, бер-береңне ихтирам итеп яшәргә кирәк”, – дип киңәш итте. Кадрия Таҗиева: “Олылар-әти-әни белән яшәү уңай, балаларны калдырырга өйдә кеше бар, барасы җиреңә барасың, без шулай өйдә ничә буын бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез”, – дип сөйләде.

Кайбер гаиләләрдән видеолар да күрсәтелде.

Зәлидәнең әбисе Гөлсинә Шәмсетдинова: “Туган авылым Шушмабашта 64 ел яшим инде. Балалар, авылны ташламагыз, һөнәр алыгыз да, авылга кайтыгыз”, – диде. Аннан әти-әниләргә киңәшен бирде: “Балаларга наз кирәк. Кочаклап алыгыз, сөйләшегез балагыз белән. Балачак үтә дә китә ул...”.

Ахырдан бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X