erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабашлар рәхмәт әйтә

Авылыбыз шәһәр кебек булды


Тигез асфальт юллардан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Әле бер егерме ел элек кенә дә авылларда язын көзен зур резин итексез йөреп булмый иде. Яхшы юл-ярты юл ди татар халык мәкале. Менә быел Шушмабаш авыл халкына да бәхет елмайды. Авылның үзәк урамнары Россия Федерациясенең «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектына”  кертелде. Шушы проектка керткән  өчен район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына бик зур рәхмәт. Юл эшләү дәверендә даими юлчыларның хәлен белеп, килеп чыккан проблемаларны чишәргә булышып торды. 
        3 км 800 метр юлга яхшы сыйфатлы асфальт салырга Арчаның Татавтодор егетләре алынды.  Безнең авылга иң эшчән , иң җаваплы егетләрен җибәргән өчен “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка рәхмәт. Хөсәенов Илнур Наил улы җитәкчелегендәге бригада егетләрен җәйнең эссе көннәре дә, көзнең пыскак яңгырлары да куркытмады. Авыл зур, техника күп, юл өзеклеге булмасын өчен көнне төнгә ялгап эшләделәр егетләр. Язларда су агу өчен лотокларны Татавтодор оешмасының Теләчедән килгән Шәрипов Фәнис Рәфкать улы җитәкчелегендәге бригада ясады. Юл читенә җәяүлеләр өчен тратуар эшләү буенча  Шушмабаш авылында ООО “СК Стройгруп” оешмасы директоры  Гарипов Руслан Радик улы җитәкчелегендә юлчылар эшләде. Бу эшкә Маннур бригадасы аеруча җитди игътибар бирә, чөнки олы юлда җәяүлеләргә йөрергә бик хәтәр,  юл чите киртәләренең ныклыгына турыдан-туры хәвефсезлек, кешеләр иминлеге бәйләнгән! ООО СК "Форс Мегастрой" үзәк урам утларын урнаштырды. Бу эштә аеруча төп инженер урынбасары Фатыйхов Айдар Илдар улы һәм мастер Садриев Динар Дамир улының көчләре күп керде. Хәзер урамнар ничек якты, утлар әллә кайдан балкып тора.
Авылыбызның үзешчән шагыйрәсе Гөлсинә апа Шәмсетдинова юлчыларга рәхмәт йөзеннән шигырь   язган:
Кемнәр бу дип сорамагыз
Юл төзүче асыл егетләр
Яңгыр дими, боз яуса да
Алны ялны белми эшлиләр
Кулларында көрәк уйнап тора
Гөрләп тора трактор машина 
Комын ташый, асфальт җәя
Ничек өлгерәләр барсына
Авылыбыз шәһәр кебек булды
Сөенеп туя алмый күңелләр
Куана куана тигез юлдан атлыйм
Рәхмәт ,Сезгә, гаяр егетләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм юл салу фидия сәдакасенә керә дигән. Аллаһы тәгалә бу юлга әз генә булса да өлешен керткән кешеләрне саулык сәламәтлек, тыныч бәхетле тормыш, бәрәкәтле маллар белән куандырсын. Юлчыларга рәхмәт йөзеннән, барлык авыл халкы исеменнән китапханәче Зарипова Чулпан Фәргать кызы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X